Газетага язылу

«Хәер догада булcагыз иде»: Рөстәм Нәбиев Эверестның «үлем почмагы»на җиткән

2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү аркасында ике аягыннан да мәхрүм калган танылган блогер (2 миллион язылучысы бар) Рөстәм Нәбиев, кулларына таянып, Эверест тавының дүртенче лагерена менеп җиткән.

Ул 7900 метр биеклектә – Эверестның “үлем почмагы”нда урнашкан. Параальпинист планетаның иң биек ноктасына кулларына таянып менгән беренче кеше булырга ниятли. – Кеше ышанмаслык хәл! 14 сәгать буе гел куллар белән генә! Бик нык борчылам... Зинһар, аның өчен хәер-догада булыгыз! Күпне сорамыйм. Барысы да үзе теләгәнчә булсын иде. Юллары ачылсын, җиңеләйсен, сәламәтлеге сынатмасын иде”, – дип язган альпинистның хатыны Индира.

Рөстәм турында документаль фильм төшерү өчен Эверестка килгән Анна Афанасьева, шулай ук хатыны Индира тауга менүгә бәйле хәлләрне даими хәбәр итеп тора. Индира әйтүенчә, Рөстәмгә дүртенче лагерьга кадәр менү җиңел генә булмаган. Альпинистлар командасы, лагерьда төн кунганнан соң, һава торышы әйбәт булган очракта, тау очына (8848 метр) менеп китәчәк.  

Эверестның “үлем почмагы” – диңгез өстеннән 8000 метрга биегрәк тау өлеше. Кислородның чиктән тыш аз (норманың өчтән бер өлеше чамасы) һәм бик салкын булуы кеше организмына ял итү мөмкинлеге бирми. Биредә 16-20 сәгатьтән артыграк торып булмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре