Хәйрия фонды җитәкчесе: «Көтеп утыручылар күп»

Авыру бала үстерүче әти-әниләр арасында урамга чыгып, бер әйләнеп керә алмаган, табибка күренеп, даруханәгә дә барып кайта алмаучы әниләр күп. Гаиләдә авыру бала туу кайбер ир-атларны куркыта. Алар проблеманы өйдән китеп «хәл итә». Тормыш авырлыгы хатыннар җилкәсендә кала. Бу әниләргә ничек булышып була соң? 6 елдан артык мондый әниләр зарын тыңлаган «Во благо вместе» хәйрия фонды җитәкчесе Айгөл Шәкүрова моны  белә.

Балаларга – театр

–  Иң элек авыру бала караучы әниләрне ял иттерү уе белән яши башладык.  Могҗиза көттек без. Авыру балаларны бергә җыеп, алар ни беләндер шөгыльләнгәндә әти-әниләрен сөендерәсе килде. Бераз гына буш вакытлары булсын иде дип теләдек! Теләкләребез үзеннән-үзе кабул булды. Без «Могҗиза» дип аталган театр студиясе ачып җибәрдек. Ул вакытта безгә музейдан урын бирделәр. Кәрим Тинчурин театры бинасына күчеп шөгыльләнә башлагач, балаларга канат куйдылармыни! Алар үзләрен чын актер итеп сизә башлады. Артистларга рәхмәтебез чиксез. Алар сабыйлар белән эшләргә риза булды, – дип искә ала Айгөл. – Әле дә ул балаларның кечкенә чагы исемдә – сөйләшкәннәрен дә аңламый идек. Ә хәзер күрегез: нинди зур гәүдәле, матур егет-кызлар булып үсеп җиттеләр. Артистлардан ким түгел үзләре. Мин сәхнәгә менеп ике сүз дә әйтә алмыйм. Нидер сөйләргә кушсалар, аңымны җуяр идем. Ә бу балалар авыруларын читкә куеп, күпме кешене шаккатыра. 18 яше тулган егет-кызларны да җибәреп булмый бездән. Алар теләсә нишләгез, кусагыз да, китмибез, башка ишек табып керәбез, дип торалар.

Бу хәйрия фонды «Могҗиза» студиясенә йөрүчеләр балаларны сөендерүне дә үз өстенә алган. Аларның әти-әниләренә дә игътибарлылар. Ә сабыйлар фондны оештырган Альбина Сәлимгәрәева белән Айгөл апаларына бик рәхмәтле.

– Без 1,5 ел элек кенә хәйрия фонды булып урнаштык. Әлегә дәүләттән ниндидер ярдәм алганыбыз да, грантлар отканыбыз да юк. Бары тик киң күңелле кешеләр ярдәме белән төрле проектларны тормышка ашырабыз. Шәһәр буйлап акча җыю тартмалары куйдык. Шул  акча белән яхшылык эшлибез, – ди ул. – «Могҗиза» студиясенә йөрүче балаларның әти-әниләренә дә сокланырлык. Берәр үтенеч булса, хәзер килеп җитәләр. Алар ярдәм итмәсә, без бүгенге уңышка ирешә алмас идек.

 Әниләргә – очрашу

Әлеге хәйрия фонды Татарстанда беренчеләрдән булып авыру бала үстерүче әниләргә няня хезмәтендә («үзенчәлекле бала караучы») булыша башлаган. Әлегә Казанда гына эшлиләр. Тиздән Чаллыда да мондый үзәк ачылыр дип көтәләр.

– Еллар буе гел баласы янында гына булган хатын-кыз бик кызганыч. Арабызда ярдәм итәр кешеләре булмаган ханымнар бар. Берничә гаиләне беләм, сабыйлары авыру булгач, аларны әтиләре ташлап китте. Ул ханымнарның йә әти-әнисе вафат, йә алар еракта яши. Ышанасызмы, кайберләренең хәтта матур күлмәк киеп, каядыр барып кайтканы да юк икән. Баласын ташлый алмыйлар. Ялгызлар гына түгел, парлыларның да икәүдән-икәү калып, ял иткәннәре юк. Шуларны уйладык та, ул гаиләләргә няня хезмәте тәкъдим иттек. Әле күптән түгел бер ир белән хатын 13 елга беренче мәртәбә «свидание»га барып кайтты. Башта ул әнине матурладык, бизәндердек, чәчләрен ясаттык. Аннары икесен бергә ресторанга җибәрдек. Ә бер әнигә ашыгыч операция булды. Шул вакытта сабыен карап тордык, – дип сөйли Айгөл.

Баласы авыру кеше өч айга бер тапкыр сабыен няняларга калдырып, каядыр барып килә ала икән. Бу хезмәт өчен түлисе түгел. Чыгымнарын фонд күтәрә. Кайбер әниләр баласын фонд нянялары карап торган вакытта эшкә урнашып, тормышын көйләп җибәрә икән. Акчалары булгач, шул кызларга үзләре үк хезмәтләре өчен түли башлыйлар.

– Төрле авыру белән интегүче балалар бар. Кайвакыт безнең хезмәткәрләрне кыйнап та җибәрәләр.  Җиңел эш түгел диясем килә. Менә шуннан чыгып, авыру баласын караган әнине аңларга була инде. Әле бит безнең хезмәткәрләр берничә сәгатькә генә барып кайта, – ди Айгөл.

Күп кенә әниләр, ярдәм итәм, диючеләргә дә вакытында җавап бирми икән. Айгөлнең менә шуңа ачуы да килә. Бөтен кешегә дә ярап та, булышып та бетереп булмый, ди ул.

– Кайвакыт гариза язуларын сорап әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Ә ул әти-әниләр берни эшләми. Алар өчен кемдер хәл итәр дип өметләнәләр. Балаң өчен үзең селкенмисең икән, берәү дә китереп бирмәячәк. Бергә аңлашып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. «Могҗиза» студиясе балалары кебек. Үҗәтлек тә, тырышлык та кирәк. Ул сабыйларның ялы да юк. Халыкка театр күрсәтик, дип алар гел сәхнәдә, – ди Айгөл. – Күңелебездә тагын бер зур проект бар. Авыру балалар өчен зур театр ачасы килә. Үзләре билет сатсыннар, үзләре арасында режиссеры булсын, бергәләп спектакль дә куйсыннар иде. Бу хыялыбыз тормышка аша икән, күпме баланы бәхетле итәр идек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре