Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эшлекле сәфәре кысаларында Хакасия Республикасы башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Билгеле булганча, 2016 елда ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аның нигезендә “Казаноргсинтез”, “Нәфис” оешмалары бирегә үз продукцияләрен кертә.
“Ике төбәкнең барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур. Әлегә ике арадагы товар әйләнеше зур түгел – 240 миллион сум чамасын тәшкил итә. Без “КАМАЗ” машиналары һәм аларга яраклы запчасть, шиннарны күбрәк кертергә әзер”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент Хакасиягә кертелгән медицина товарлары күләмен арттыру, “POZIS” җиһазлары белән тәэмин итүне дә хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлеш дип атады. “Без сездә җитештерелгән техника белән кызыксынабыз. Алар үзләренең ышанычлы икәнен исбатлады инде”, – диде Хакасия башлыгы бу тәкъдимгә.
Очрашуда ике республика арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, әлеге килешү нигезендә 2022-2024 елларда узачак чаралар планы расланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез