Хакимият башлыгы урынбасарын өй арестына озатканнар

Казанның Вахитов районы суды Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы урынбасары Николай Бызинга чикләү чарасы сайлап алган. Түрәне 1 ай да 4 көнгә өй арестына озатканнар.

Тикшерүчеләр аны 1 айга өй арестына озату турында сораса, прокуратура, киресенчә, сак астына алмакчы булган. Нәтиҗәдә, судья Бызинга 1 ай да 4 көнгә өй аресты билгеләгән.

Исегезгә төшерәбез: тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Николай Бызин 2022 елда шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнүче компания директорыннан, авыл юлын муниципаль милек итеп рәсмиләштерүгә ярдәм итү бәрабәренә, дүрт җир кишәрлеге бирүне таләп иткән. Һәр кишәрлекнең мәйданы 600әр квадрат метр тәшкил иткән.

Милеккә хокук түрә күрсәткән кеше исеменә рәсмиләштерелгән. 2024 елда кишәрлекләрне 2 миллион сумга сатканнар. Шул ук вакытта аларның базар бәясе 1,4 миллион чамасы тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре