Хәләл тамгасы булган ризыкларның ни өчен бәясе кыйммәтрәк булуын аңлатканнар

«Кибетләрдә хәләл тамгасы булган ризыклар кыйммәт йөри. Янында яткан тавык итләре арзан булса да, аларны алырга күңел тартмый. Тамга өчен генә ник бәя арта икән?» дип сораган укучыбыз Разия Ибраһимова.

Әлеге сорауга Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитеты рәисе урынбасары Салих хәзрәт Патеев җавап бирде: 

– Барлык хәләл продукцияләр дә кыйммәт түгел. Бәяләрнең югары булуы ит ризыкларына кагыла. Бу малларның кул белән чалынуына, шәригать буенча эшләнүенә бәйле. Хәләл товарны җитештерү өчен өстәмә хезмәткәрләр һәм контролерларның күзәтүе кирәк. Димәк, бәя хезмәткәрләрнең санына бәйле рәвештә күтәрелә. Барлык хезмәтләр өчен түләргә дә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре