Район башлыгы әйтүенчә, көчле җилгә карамастан, ашыгыч хезмәтләр янгынны сүндереп килә инде.
Экологик иминлек аерым игътибар үзәгенә алына. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы идарәсе торак пунктларда һава сыйфатын даими күзәтеп тора. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, атмосфера һавасының торышы билгеләнгән иминлек стандартлары кысасыннан чыкмаган. «Хәлләр контрольдә», – дип белдергән Хәбетдинова.
Район башлыгы басым ясап әйткәнчә, хәзерге вакытта кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Исегезгә төшерәбез: 23 февраль төнендә Татарстанда «Пилотсыз очкычлар куркынычы» режимы гамәлгә кертелде. Төнге 3ләр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме янау турында хәбәр алынды. Шул сәбәпле республиканың ике аэропорты да ябылды.
Озакламый социаль челтәрләрдә шәһәр күгендә шартлаулар турында хәбәрләр пәйда булды. Иртәнге якта район хакимияте һава һөҗүменнән саклану көчләренең Татарстан күгендә өч пилотсыз очкычны юк иткәнлеген рәсми төстә раслады. БПЛА кисәкләре Әлмәт сәнәгать зонасына төшү сәбәпле, янгын чыккан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат секретаре сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Белгечләр янгынны сүндерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез