Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда «Без Кремльне яратабыз!» акциясе узачак

1 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз!» акциясе узачак.

Нәни кунакларны һәм казанлыларны театральләштерелгән тамашалар, фәнни һәм танып-белү чаралары, бәйрәм концерты, мастер-класслар һәм конкурслар көтә.

Чаралар 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Балалар бәйрәменең тулы программасы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре