Хәнифов: «Язгы ташуга бәйле хәбәрләргә үз вакытында җавап бирү мөһим»

Быел Татарстан юлларында язгы ташуга әзерлек кысасында, су күтәрелергә мөмкин булган куркыныч юл участоклары ачыкланганнар, ясалма корылмаларны тикшергәннәр, суүткәргеч торбаларны, кечкенә күперләрне боз һәм кардан чистарталар. Шулай ук, күперләр тирәсендә боз калынлыгын да үлчәгәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган язгы ташуга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

"Бүген федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында 182 күпер бар, алар язгы ташуга тулысынча әзер. 1441 суүткәргеч торбаның 923е кардан чистартылган", - диде ул.

Министр әйтүенчә, төбәк юлларында да бар да контрольдә. "Төбәк дәрәҗәсендәге 1098 күпер шулай ук язгы ташуга әзер. Суүткәргеч торбаларны чистарту эше 80 процентка үтәлде. Әлеге эшләрне 20 мартка кадәр төгәлләргә ниятлибез", - диде Фәрит Хәнифов.

Язгы ташу чорында юлларда аварияләр булдырмас өчен, подряд оешмалары 31 куб метрдан күбрәк вак таш, ком, комлы гравий катнашмасы, агач материаллар һәм металл торбалар әзерләп куйган. "Гадәттән тыш хәл очракларына бригадалар билгеләнде", - диде министр.

Аның әйтүенчә, алдагы елларда су баскан юллар - игътибар үзәгендә. "Республикада 115 плотина бар. Язгы ташу аларны җимерсә, су автомобильләр хәрәкәт итә торган юл участокларын юып төшерергә мөмкин. Барлык плотиналар да тикшерелде. Аларда вазгыять тыныч. Тик гидротехник корылмаларны даими контрольдә тотарга кирәк. Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен, моңа бәйле барлык хәбәрләргә үз вакытында җавап бирү мөһим", - диде Фәрит Хәнифов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре