Хәрби частьтә бер солдат контракт буенча хезмәт итүчене атып үтергән

Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьтә хәрби хезмәткәрнең корал белән эш итү кагыйдәләрен бозуы аркасында контрактник һәлак булган. Бу хакта «ТАСС» Мәскәү хәрби округының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Хәрбине атып үтергән солдат соңыннан үз-үзенә кул салган.

Хәрби округ мәгълүматларына караганда, бу хәл 17 октябрьдә төнлә булган. «Хәрби хезмәткәр күзәтү постында бурычларын үтәгәндә, корал белән эш итү кагыйдәләрен бозып, контракт буенча хезмәт итүче хәрбине атып үтергән», – диелгән хәбәрдә.

Биредә Россия Хәрби-космик көчләренең баш командованиесе комиссиясе эшли. Тикшерү алып барыла.

«Известия» үз чыганакларына таянып язганча, атучы чакырылыш буенча хезмәт итүче солдат булган. Фаҗига Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районында килеп чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре