Россия Президенты Владимир Путин яшәү урыныннан өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен җаваплылыкка тарту тәртибен ачыклаучы законга кул куйды. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Элек әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык бары тик чакыру кампаниясе уздырылган чорда гына кулланыла иде. Әмма ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру чаралары үткәрү турында карар кабул ителгәч, гамәлдәге норманы төгәлләштерү зарурлыгы туды.
Имзаланган закон Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсенә үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, маддәнең 4нче өлешеннән «чакыру уздырылган чорда» дигән өлеше төшереп калдырыла. Бу исә яшәү урынын алыштыру яки өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итү бурычы ел әйләнәсендә гамәлдә булачак, ә аны бозган өчен җаваплылык та ел буе кулланылачак дигәнне аңлата.
Өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез