Татарстанда 2021 елгы язгы чакырылыш кысасында егетләрне хәрби частьларга озата башладылар. Бүген, 22 апрельдә, булачак солдатларның беренче төркемен хезмәт урыннарына җибәрделәр. Аларны Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин шәхсән үзе озатты.
- Апрель башыннан яңа чакырылыш кампаниясе башланды. Бүген без стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итү өчен Саратов өлкәсенә 50гә якын кешене җибәрәбез. Гомумән, язгы чакырылыш кысасында 3 меңнән артык кешене хезмәт итәргә җибәрү каралган, - диде ул. Апрель аенда 200гә якын егет хәрби частьләргә озатылачак.
Генерал-майор әйтүенчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар коронавируска каршы барлык куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителгән. Егетләр ПЦР-тест үтә, аларга битлек һәм антисептиклар бирәләр, автобуслар һәм вагоннар тулысынча дизенфекцияләнгән. Теләк белдерсәләр, хәрби частька килгәч тә, булачак солдатлар коронавируска каршы вакцина кадата алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез