Хәрби хезмәт яшен үзгәртү турында закон кабул ителгәннән соң армиягә хәрби җыеннарга 30 яшьтән өлкәнрәк һәм запаста булган россиялеләрне җибәрәчәкләр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев белдерде, дип хәбәр итә Ura.ru порталы.
Аның сүзләренчә, мондый кешеләрне "хәрби-учет белгечлеге алу өчен" хәрби җыеннарга җәлеп итәчәкләр.
- Моның өчен күп нәрсә эшләргә кирәк, шул исәптән бездә өйрәтелгән мобилизацион резерв булырга тиеш... Запас яки резервта булганнар, ләкин бернинди хәрби белгечлеге булмаганнары өчен хәрби җыемнар үткәрәчәкләр, - диде Соболев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез