Хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү бердәм телеграмм-чаты ачылды

Россиядә бердәм федераль телеграм-чат эшли, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары тәүлек буе профессиональ психологлардан бушлай ярдәм алырга мөмкин. Аны РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты һәм «Социаль өлкә» фонды оештырды.

Аралашу аноним рәвештә – шәхси мәгълүматларны сорамыйча уза. Илнең теләсә кайсы төбәгеннән мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итте Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты җитәкчесеЮлия Белехова.

Чатта 10 төбәктән 75 тәҗрибәле белгеч эшли. Бер елда алар 4 меңнән артык кешегә ярдәм иткән, шул исәптән аеруча авыр хәлдә калганнарга да.

«Без аралашуның цифрлы форматына ихтыяҗ барлыгын күрәбез, поликлиникага барырга кирәкми, сине күршеләр дә күрмәячәк. Чатның бер ел эшләү дәвамында белгечләр тарафыннан 4 меңнән артык шәхси мөрәҗәгать эшкәртелгән. Бүген без иң авыр очракларны да карыйбыз. Ясалма интеллект кулланмыйбыз, белгеч белән тере аралашу мөмкинлеге тудырабыз», — дип уртаклашты чат координаторы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Сәламәтлек контроле» федераль проекты җитәкчесеЕвгений Мартынов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре