Хастаханә ятагында янып үлгән

Ир-ат үз акылында булган.

Мәскәүнең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә фаҗига килеп чыккан: бер авыру сукбай ятакта тәмәке тарту аркасында килеп чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта “Readooka67” үз мәгълүматларына таянып яза.
Ут бер квадрат метр мәйданга таралган. Палатадашы, ут чыгуны күреп, медицина хезмәткәренә хәбәр иткән. Хезмәткәр янгынны тиз генә сүндергән. Әле ярый, башкаларга зыян килмәгән.

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Сукбай сырхауның төгәл генә нәрсәдән үлүен махсус экспертиза билгеләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре