Хастаханәдә дәваланучы махсус операциядә катнашучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Чәршәмбе, 19 мартта, Татарстан дәүләт юридик бюросы сугыш ветераннары өчен Республика клиник госпиталендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү уздырачак. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кабул итү түбәндәге адрес буенча оештырыла: Казан, Оренбург тракты, 138, Б корпусы. Бирегә килүчеләргә социаль яклау, пенсия белән тәэмин итү, торак хокуклары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең хокукларына кагылышлы башка юридик аспектларга бәйле төрле мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.

Квалификацияле белгечләр төп дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән берлектә кабул итәчәк, алар арасында ТР Хәрби комиссариаты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге бар.

«Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросының төп бурычларыннан берсе булып кала. Чарада катнашу хәрбиләргә бер урында кирәкле юридик консультация һәм төрле мәсьәләләр буенча ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлаттылар Татарстан Юстиция министрлыгында.

ТР Дәүләт юридик бюросы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән оештырылды.

Элегрәк, 3 мартта, Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләгәнчә, ул вакытка республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше киткән. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә әлеге исем үлгәннән соң бирелде. Республиканың 1829 хәрби хезмәткәре Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре