Хастаханәләр һәм сырхауханәләрдә эшләүче табиблар саны 62 меңгә арткан

Биш елда Россиядә дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларында эшләүче табиблар саны 62 меңгә арткан. Урта медицина хезмәткәрләре саны исә 32 меңләп кешегә ишәйгән.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, бу – “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Медицина оешмаларын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү” федераль проекты нәтиҗәсе. Быел 1 гыйнвардан “Медицина кадрлары” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның ярдәмендә 2030 елга кадәр 10 мең кешегә – 44  табиб һәм 85 урта медицина хезмәткәре туры килергә тиеш. Быел тугыз айда табиблар – 12 712, урта медицина персоналы – 9 206 кешегә арткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре