Таһир Әндерҗанов, Менделеевск районының Иске Гришкино мәктәбе директоры
– Бүген мәктәпләрдәге фаҗигаләр турында ишетеп торабыз. Кызганыч, балалар уку йортына корал тотып килә. Замана яшьләре агрессив, дип тә сөйлиләр. Әлеге проблеманы хәл итү юлы бармы?
– Мәктәп – изге урын, элек аны бикләмиләр иде. Хәзер металл кысалар куйдылар. Ике метр койма корсаң да, юк инде ул. Начар ниятле кеше әшәкелекне теләсә кайда эшли ала. Идеология юк. Соңгы вакытта уку һәм эшне пропагандаламыйлар. Психологларга йөрүне киңәш итәләр. Ә алар, борчылмагыз, бар да көйләнер, дип тынычландыра. Укыйсыгыз килмәсә, укымагыз, эшлисегез килмәсә, башкага алыштырыгыз, диләр. Берсе дә җир җимертеп эшләргә кирәк, дип сөйләми. Безне әти-әниләр, укыгыз, укыгыз, дип, кабатлап үстерде. Хәзер андый нәрсә юк. Кем нәрсә тели, шуны эшли. Контроль дә җитми. Мәктәптә килеп чыккан гаугаларның тамырларын шуннан күрәм. Интернет та юлдан яздыра. Фаҗигале очраклар турында кат-кат сөйләүнең дә зыяны бар. Бер ише куркыр, әмма шул ук вакытта, пычак тотып карарга була икән, дип тә уйлаучысы табылачак.
– Бүгенге яшьләрне элеккеге буын белән чагыштыру дөресме?
– Мин балаларны күзәтергә яратам. Хәзер бит сау-сәламәтләре сирәк. Без урамнан кергәндә, бит очлары алсуланып тора иде. Хәзерге балаларныкы – саргылт төстә. Моны хәрәкәт җитмәү, интернетта утырудан күрәм. Сау-сәламәтләре йөзгә бер генә.
– Телефон, социаль челтәрләрне сүгеп туя алмыйбыз...
– Балалар арасында тәүлегенә 12 сәгать интернетта утыручылар бар. Сорагач, үзләре күрсәтә алар. Тиздән саташа башлаячаклар бит. Ул чүплектә ниләр генә юк. Нинди начарлыкка өйрәнәсең килә, барысына да өйрәтә. Шуңа күрә интернетны чикләргә кирәк. Укытучыны гаепләргә ярамый. Аның дәресендә укучы 45 минут утырса, ә телефонда ярты тәүлек вакытын уздыра. Менә шуннан чамалагыз инде. Килеп чыккан фаҗигале очракларда балалар да гаепле түгел. Җәмгыятьтәге хәлләр йогынтысы бу. Ә алар шуңа бирешә.

Илнат Хәсәнов, Саба районының Иске Икшермә кадетлар интернат- мәктәбе директоры, технология укытучысы
– Бүген мәктәпләрдәге фаҗигаләр турында ишетеп торабыз. Кызганыч, балалар уку йортына корал тотып килә. Замана яшьләре агрессив, дип тә сөйлиләр. Әлеге проблеманы хәл итү юлы бармы?
– Фаҗигале хәлләр бер көндә генә килеп чыккан проблема түгел бит. Гадәттә андый укучылар нәрсәдер эшләргә яки үзен күрсәтергә теләп, социаль челтәрләргә постлар куя. Аларны күзәтеп барырга кирәк. Әти-әниләр, укытучылар бергә эшләгәндә генә нәтиҗә булачак. Элек балалар эшләп үсте. Беренче телефонны 10 нчы сыйныфта укыганда, җәен тир түккән акчага сатып алдым. Безгә читтән йогынты юк иде. Кызганыч, интернеттагы начар әйберләрне кайбер бала өлге итеп ала. Алар бер-берсе белән аралашмый, интернеттагы дусларын якынрак күрә. Мәктәпләрдә берничә бала җыелып, арадагы берсен үрти, кыерсыта. Андый нәрсә дә күзәтелә. Безнең заманда да этешү-төртешүләр бар иде. Әмма үч саклау юк иде. Тиз арада дуслаша белдек. Укытучы орышканда, әни беркайчан да якламый иде. Хәзерге әти-әниләр ни булса да, баласын хаклы дип саный. Бер сүздә булганда гына алга китеш була.
– Бүгенге яшьләрне элеккеге буын белән чагыштыру дөресме?
– Без эшләп үстек. Уйнарга чыгу өчен әти-әни башта чишмәдән су ташыттыра иде. Хәзер яшьләргә эш аз. Вакытны дөрес бүләргә генә кирәк. Шуклыклар бездә дә бар иде ул. Тик ПДН, полиция вәкилләренең мәктәпкә килеп йөрүен хәтерләмим. Кич клубларга чыгып, вакытны матур итеп үткәрә идек. Яшьләр хәзер анда сирәк чыга. Чыкса да, күбесенең кулында – телефон. Клубта хәзер өстәл теннисы, бильярд та бар. Чык та уйна!
– Телефон, социаль челтәрләрне сүгеп туя алмыйбыз...
– Кесәдә булса, кулны тыгып карыйсы килә бит. Бу инде үзебездә дә бераз бәйлелек бар дигән сүз. Әмма мәгълүмат технологияләренең уңай яклары да күп. Ата-ана баласының телефонда күпме вакыт һәм аны ничек уздыруын да күрә ала. Программалар бар, аларны урнаштырып була. Без ике бала тәрбиялибез. Олысына телефон өчен 1 сәгать вакыт бирсәк, 6 яшьлеге белән хәрефләр, юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез.

Радик Хәбиров, «Ел укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесе, Казандагы 108 нче мәктәп директоры
– Бүген мәктәпләрдәге фаҗигаләр турында ишетеп торабыз. Кызганыч, балалар уку йортына корал тотып килә. Замана яшьләре агрессив, дип тә сөйлиләр. Әлеге проблеманы хәл итү юлы бармы?
– Беренчедән, даими эш алып бару кирәк, ә бу «шөреп бору» гына түгел. Мәктәпләрдә килеп чыккан бәхәсле очракларны хәл итү өчен, Мәгърифәт министрлыгы эшләгән күрсәтмәләр кертелә. Бу алымнар агрессияне вакытында ачыкларга өйрәтә. Иң мөһиме – аңлау һәм ярдәм итү. Яшүсмерләрдәге агрессия ул – еш кына ярдәм итәргә чакыру, сүз белән әйтә алмаган авырту яки курку.
– Бүгенге яшьләрне элеккеге буын белән чагыштыру дөресме?
– Яшьләр үзгәрә, ләкин аерма әллә ни сизелми. Бүгенге үсмерләр – «цифрлы абориген»нар. Алар мәгълүматны тизрәк кабул итә, күпкә прагматик һәм мәгълүмат ташкынында яхшырак җайлаша. Аларга шулар арасыннан кирәклесен аера белергә генә кирәк. Әмма ихтыяҗлар – аңлау, хөрмәт, куркынычсызлык – алдагы буыннардагы кебек үк кала бирә. Форма үзгәрә, ләкин эчтәлеге түгел. Балаларның барысы да әйбәт.
– Телефон, социаль челтәрләрне сүгеп туя алмыйбыз...
– Телефон, социаль челтәрләрне гаепләү чүкечне аның белән тәрәзә ваткан сүгү белән бер ул. Алар инструмент кына, үзеннән-үзе генә яхшы да, начар да була алмый. Әйе, социаль челтәрләрнең куркыныч яклары бар: кыска роликларга бәйлелек, бер-береңне җәберләү, бер-береңне күреп аралаша алмау. Ләкин уңай яклары да юк түгел: белем алу мөмкинлеге, фикердәшләр табу һәм башкалар. Шуңа күрә ачуланырга түгел, ә кулланырга өйрәтергә кирәк! Балаларны юл аша чыгарга яки көнкүреш җиһазларыннан файдаланырга өйрәткән кебек, аларны цифрлы гигиенага, тайм-менеджментка һәм социаль челтәрдә тәнкыйди фикерләргә өйрәтик. Без, олылар, телефонда үзебез күпме вакыт утырабыз? Үзеңнән башларга мөмкин...

Рафия Кәлимуллина, Кайбыч районындагы Борындык мәктәбенең рус теле һәм математика укытучысы
– Бүген мәктәпләрдәге фаҗигаләр турында ишетеп торабыз. Кызганыч, балалар уку йортына корал тотып килә. Замана яшьләре агрессив, дип тә сөйлиләр. Әлеге проблеманы хәл итү юлы бармы?
– Тулысынча булмаса да, әлеге проблеманы хәл итү юллары бар. Мәктәп белән гаилә бергә эшләгәндә, фаҗигале хәлләр күп очракта булмый калыр иде. Мәктәптә яхшы мохит булдыру да балаларның рухи халәтенә уңай йогынты ясый. Аларны тыңлый белү, үзара аралашуларына күбрәк игътибар итү, коллективны бердәм итеп туплый белү сыйныф җитәкчеләренә йөкләнгән бурыч.
Балаларның тәртипләрендәге тайпылышларны вакытында күреп, артык басым ясамыйча, ачуланмыйча эш итәргә тырышырга кирәк. Катырак әйтелгән сүзгә укучы тагын да ярсып җавап кайтарырга мөмкин дип саныйм. Уку программасы катлаулы, көн саен күп төрле чаралар үткәрелә. Укучыларга көндәлек эш зур. Вакытында ял да итә белергә кирәк. Әлбәттә, кайбер катлаулы очракларда психологларга да мөрәҗәгать итми мөмкин түгел.
– Бүгенге яшьләрне элеккеге буын белән чагыштыру дөресме?
– Һәр буынның – үз вакыты. Элеккеге яшьләр җәмгыятькә файдалы хезмәт итү, илебез тормышын тагын да яхшырту хыяллары белән яшәгән. Мәгълүмат һәм яңа технологияләр гасыры күп мөмкинлекләр ачты. Хәзерге яшьләр өлкән буын вәкилләреннән үзләренең амбицияләре белән аерыла, үз тормышларын телефон, интернеттан башка күз алдына китерә алмый. Алар авыр физик хезмәткә күнекмәгән, күп нәрсәне техника ярдәмендә эшләргә мөмкин. Күбрәк акыл хезмәтен үстерергә тырышалар. Бүген яшьләрнең күп өлеше акча, күңел ачу, уңышлы карьераны беренче урынга куя. Ләкин элеккеге яшьләрне дә, хәзерге яшь буынны да берләштергән уртак кыйммәтләр – сәламәтлек, дуслык, гаилә, киләчәккә ышаныч.
– Телефон, социаль челтәрләрне сүгеп туя алмыйбыз...
– Тормыш бер урында тукталып тормый, алга бара. Бүгенге тормышны телефоннан, социаль челтәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Без социаль челтәрне куркыныч бер пәрәвез итеп күзаллыйбыз. Ләкин балалар анда үзара аралаша, музыка тыңлый, дәресләргә дә әзерләнә. Бала белән элемтәне саклау, аның нәрсәләр белән кызыксынуы, аралаша торган дуслары турында белеп тору, тормышында ниләр барганын аңлау кирәк. Моның өчен барлык әти-әниләргә дә балаларының социаль челтәрдәге битләренә дус буларак кушылырга тәкъдим итәр идем.
Ләкин яшь буенча чикләүләр кертүне хуплыйм. Кечерәк балаларның психологиясе ныгып җитмәгән. Күбесе тиз ышанучан. Тиз акча эшләү мөмкинлеге белән кызыктырып, җинаять юлына тартып кертүләре ихтимал.
Безнең укучылар мәктәпкә телефон белән йөрми. Әти-әниләр белән шулай килештек. Дәресләргә кирәк булганда гына алып киләләр. Бүгенгә кадәр бер укучының да әти-әнисе, укытучылар сүзенә каршы килгәне юк. Шалтыратырга кирәк булган очракта теләсә кайсы укытучыга мөрәҗәгать итә алалар. Бу – үзара ышаныч булуын исбатлый торган мисал.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез