Газетага язылу

Хәтәр авыруы булган кешеләрнең машина йөртү таныклыкларын ала башлаячаклар

Киләсе елның 1 мартыннан башлап, хәтәр авыруы ачыкланган йөртүчеләрдән праваларын алачаклар.

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Кешедә хәтәр авыру, шул исәптән психик тайпылыш ачыкланса, йөртүче таныклыгын гамәлдән алуны күздә тоткан закон үз көченә керә”, – дигән ул. Депутат аңлатып үткәнчә, таныклык автомат рәвештә алыначак, чөнки медицина оешмалары йөртүчедә хәтәр авыруның ачыклануы турында Эчке эшләр министрлыгына хәбәр җиткерә башлаячак.

Диагнозга өч ай эчендә дәгъва белдереп яки аны раслап булачак. Ягъни таныклыгын гамәлдән алганчы, йөртүчеләргә чираттан тыш медицина тикшеренүе узу тәкъдим ителәчәк. Хәзер исә шизофрения яки сукыраю кебек хәтәр авырулар ачыкланганда, таныклыкны алыштырганчы – киләсе медицина комиссиясенә кадәр рульдә йөрергә мөмкин. Ә таныклык 10 елга бер мәртәбә генә алыштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре