Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәренә нигезләнеп фильм төшерергә җыенганда буш йорт кирәк иде. Андый йортлар безнең авылда бармак белән генә санарлык. Сайлап алынган буш йортны караганда капка баганасындагы төсен җуйган кызыл йолдызга игътибар иттем. Балачагым искә төште: бу йолдызлар Бөек Ватан сугышында катнашучы бабайларыбыз хөрмәтенә куелган иде бит. Ә нигә хәзер без аларны искә алмыйбыз?
Янтайган капка баганасындагы төсе уңган кызыл йолдызлы фотоны интернет челтәренә урнаштырдым. Озак та үтмәде, якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, кеше язмышы белән бәйләп, капка турында шигырь иҗат итте. Менә шуннан соң минем күңелемдә нигә әле ул йолдызларны яңартмаска дигән фикер туды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында ук районнан һәр мәдәният хезмәткәренә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген өр-яңадан барларга куштылар. Мин Гөберчәк авылыннан сугышта катнашучыларның мәгълүматларын хәрби архив аша өйрәндем. Элек Бөек Ватан сугышында 116 ир-егет катнашкан дип белсәк, эзләнүләр, өйрәнүләр нәтиҗәсендә алар 135 кеше булдылар. Араларында бер хатын-кыз да бар: Борһанова Гөлсара Садыйк кызы. 1923 елда Гөберчәк авылында туа, 1941 елның июнь аенда сугышка алына, 1944 елның март аенда исән-сау кайта. Авылдан күченеп китә. Гөлсара – өлкән сержант, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Кызганыч, мин бу ханым турында бүгенгә кадәр бер мәгълүмат та тапмадым. Сугышта катнашучыларның исемлеге әзер булгач, һәркемнең нигезен барладым, кем кайда яшәгән, аларны ачыкларга тырыштым. Моның өчен элеккеге хуҗалык исемлеген булдырдым, ярдәмгә авыл өлкәннәре килде. Аларга зур рәхмәт!
Капка баганаларына кызыл йолдызлар куярга теләвемне авыл халкы белән дә бүлештем. Алар минем теләгем белән килештеләр. Авылдашыбыз Рәмзилә апа Рәхимҗанова (инде мәрхүмә) үз фикере белән уртаклашты: «Сугышта катнашкан кайберәүләрнең нигезендә бүген чит кешеләр яши. Бәлки аларга аңлатмалы язу куярга кирәктер?» Бик дөрес фикер, нәкъ шулай эшләргә кирәк дигән карарга килдем. Фикеремне гаиләм дә хуплады. Ирем, энесе һәм бер классташына хәбәргә чыгып, кызыл йолдызларны ике көн эчендә әзерләп бирделәр. Сугышның ниндие дә куркыныч, ул зур корбаннар сорый. Шуңа күрә Әфганстан, Чечня сугышларында катнашкан авылдашларыбызны да читтә калдырасым килмәде. Исемлеккә аларны да керттем.
Йолдыз кисүче егетләргә берничә ак йолдыз кисәргә куштым. Алар: «Ни өчен ак?» – дип гаҗәпләнделәр. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән авылдашларыбызны төрмәгә утыртканнар, ә соңыннан аклаганнар. Тарихта аларның да үз урыннары булырга тиеш. Шуңа күрә алар өчен ак йолдызлар куйдырасым килде. Теләгем изге: беркем дә онытылмасын!
Ватанны саклаучылар көнендә Сикертән мәктәбе укучылары, укытучылары, авылдашлар, сугыш чоры баласы Әхмәдуллина Диләрә апа катнашында «Батырларны онытмыйк!» дип аталган очрашуга җыйналдык. Очрашуда Диләрә апа үзенең сугыш аркасында әтисез үсүе, авыр яшьлеге, ләкин тырыш хезмәте нәтиҗәсендә «ТАССРның атказанган терлекчесе» исеменә лаек булуы хакында сөйләде. Укучыларга капка баганаларына куелачак кызыл йолдызларның әһәмияте, максаты турында да аңлаттым: кызыл йолдызлар батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы кебек булса, яшь буында патриотик хисләрне үстерү, Ватанга тугрылык, тыныч тормышның кадерен аңлату ул. Безнең матур тормышыбыз өчен башларын салган, исән кайтып, вафат булган каһарман авылдашларыбыз рухына Дилүс Шәймуллин тарафыннан догалар укылды.
Беренче кызыл йолдызлар Диләрә апаның һәм күршесе Зәкәрия Шәймәрдановның әтиләре хөрмәтенә куелды. Алар – ике күрше, икесе дә батырларча һәлак булганнар. Исемлек буенча кызыл, ак йолдызлар шулай итеп үз урыннарын алдылар. Укучыларга һәр куелган йолдыз хуҗасы турында мәгълүмат җиткерелеп барылды. Чөнки күпләре хакында балалары, туганнары ярдәмендә җыйналган истәлек-хатирәләр Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана.
Мөхәммәт Мәһдиев музеена илебезнең кайсы гына почмагыннан кунаклар килми икән. Быел Казахстаннан, Калининград шәһәреннән якташларыбыз музейга кунакка кайтты. Алар авылга аяк басуга, кызыл йолдызларга игътибар иткәннәр. Музейга керүгә, беренче сораулары да шул хакта булды. Мин йолдызларның мәгънәсен аңлаттым, алар минем җавабымнан бик канәгать калдылар, хәтта кунагыбыз Анна Шәймөхәмбәтованың бабасы истәлегенә куелган йолдыз булуы хакында да әйттем. Шул мизгелдә Аннаның йөзендәге шатлык-куанычны күрсәгез! Аңлатып булмый торган хисләр кичерде ул.
Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алдык. Бәйрәм алдыннан шул еллар аралыгында сакланган фронт хатлары табылды. Ул хатлар очрашуда катнашкан Диләрә апа Әхмәдуллинаның әтисе Нигамәт абый Сибагатуллин хатлары булып чыкты. Алар латин, гарәп, кириллица шрифты белән язылган. Цензура тикшерүе үткән хатларда кайнар йөрәктән чыккан сәламнәр, хәл сорашулар, изге теләкләр язылган. Беренче кызыл йолдызны Нигамәт абый хөрмәтенә куюыбыз юкка булмаган икән дип уйлап куйдым...
Капкага беркетелгән кызыл йолдызлар, гүя, җиһанга эндәшә кебек: әй, кешелек! Зур корбаннар, чиксез газаплар, кайнар күз яшьләре аша яуланган Җиңүне, безнең исемнәрне онытмагыз, аңа тап төшермәгез, тыныч тормышның кадерен белегез, гомерегезне заяга уздырмагыз, туган җиребезне, туган телебезне яратыгыз, хөрмәтләгез!
Яныгыз сез, кызыл, ак йолдызлар! Сез бит – хәтер, тарих сакчылары!
Халидә Габидуллина, Арча
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез