Башкортостанның Салават шәһәр суды 5 март көнне бер хатынга карата хөкем карары чыгарган, ул 2020 елның сентябрендә ызгыш вакытында сөйгәнен үтергән. Үтерү коралы - пыяла тәлинкә.
 
Хатын суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган һәм ир-атның аны көнләп даими кыйнап торуын әйткән. Ул көнне дә ир-ат исерек хәлдә хатынга дәгъва белдерә башлаган. Ул вакытта гаепләнүче дә исерек хәлдә булган. Ызгыш башлангач хатын-кыз тәлинкәне ала да уң яклап ир-атның башына суга.
Фаҗигадән соң ул фатирдан чыгып китә, соңынан ирнең мәетен табып алалар. Суд хатын-кызны аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепле дип тапкан, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, биш елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез