Хатын-кыз депутатлар Татарстанда хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра

Пәнҗешәмбе, 21 августта республикада «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар шалтыратып хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын бирә алачак.  

Халык мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирә.

Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм, алар өчен каралган ташламалар һәм түләүләр, медицина ярдәме күрсәтү темалары игътибар үзәгендә булачак.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 14:00 гә кадәр кабул ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре