Элек-электән хатын-кызларга карата таләпләр, аларга бәйле стереотиплар шактый күп. Ир-атлар бу турыда нәрсә уйлый икән? Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызга карата мөнәсәбәт үзгәрдеме? Без ике буын вәкиле – Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров һәм яшь тележурналист Рүзәл Шәрипов белән аралаштык. Аларның фикер-күзаллаулары арасында аерма бармы?
Бу тормышта хатын-кызның төп бурычы нидән гыйбарәт?
Җәвит Шакиров:
– Ир хатыны булса, бала табу, ирен, балаларын тәмле ризыклар белән сыйлау, йорт-җирне чисталыкта тоту, яраткан эше белән шөгыльләнү.
Рүзәл Шәрипов:
– Гаилә, тәрбиядер, миңа калса. Гаилә җылысын саклау ир-аттан гына тора торган эш түгел.
Ир-ат эше, хатын-кыз эше дигән бүленеш булырга тиешме?
Җәвит Шакиров:
– Булырга тиеш! Бигрәк тә хатын-кыз ир кеше эшенә кысылмаска тиеш. Күп очракта хатын-кыз, хәленнән киләме, юкмы – авыр, хәтта ир кеше күтәрмәслек эшкә тотына. Билгеле, ялгыз яшәгән хатын-кызның башка чарасы юк инде...
Рүзәл Шәрипов:
– Минемчә, бүген мондый бүленеш кирәк түгел. Танышларым мисалыннан да чыгып әйтә алам: андый катгый бүленеш үткәндә калып бара. Һәркем ничек тели – шулай яши.
Хатын-кыз ул – көчсез затмы? Яклауга мохтаҗмы?
Җәвит Шакиров:
– Хатын-кыз ир-атка караганда да көчлерәк, тәвәккәлрәк, сабыр һәм түземлерәк. Әмма хатын-кыз яклауга мохтаҗ. Никадәр көчле булса да, яратуга, иркәләүгә, мохтаҗ ул.
Рүзәл Шәрипов:
– Мин хатын-кызны көчсез зат дип атый алмыйм. Әмма ул барыбер яклауга мохтаҗ. Аның табигате шундый.
Ничек уйлыйсыз, татарларда хатын-кызларга карата сексизм (кешеләрне җенси билгеләргә карап бүлү, тискәре мөнәсәбәттә булу) көчлеме?
Җәвит Шакиров:
– Бар, чөнки бу дөньяда төрле кешеләр бар.
Рүзәл Шәрипов:
– Хәзер бу күренеш бик сирәк дип уйлыйм. Бик дини гаиләләрдә калгандыр кебек ул. Элек булган, аның мисаллары күп. Әмма хәзер ул шулкадәр кискен проблема булып тормый.
Гаиләдә кем баш булу яхшырак?
Җәвит Шакиров:
– Гаиләдә бер баш яхшы, ә ике баш булса, тагын да яхшырак. Аңлашып, бер- береңә ышанып, тормыш дилбегәсен бергә тартсаң гына гаилә тотрыклы, нык, тату, озын гомерле була.
Рүзәл Шәрипов:
– Ир-ат. Ул – баш, әмма гаилә җылысы, тәрбия мәсьәләсе хатын-кыз кулында булырга тиеш. Ни өчен хатын-кыз баш түгелме? Минемчә, хәзер традицион гаилә кыйммәтләренә өстенлек бирергә кирәк. Ирләр ир булып калса, яхшырак дип уйлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез