45 яшьлек Нәкыя, мин синең кәләшең, дип, элегрәк тә җырчыга тынгылык күрсәтмәгән.
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларыннан берсе Ришат Төхфәтуллин социаль челтәрләрдә сөйләп үткәнчә, аны янә Нәкыя исемле сәер генә бер хатын-кыз эзәрлекли башлаган. Ул, артистка шалтыратып, аны репетициясендә көтәчәген белдергән. Әмма фанат белән Ришат үзе түгел, бәлки командасындагы бер ир-ат сөйләшкән. Ул сәер хатын-кызга Төхвәтуллинның өйләнгән булуы, шуңа күрә ялгыз хатын-кызлар янына йөри алмавы турында әйткән. Тегесе исә: “Кычкырма, хатынны читкә куеп торып та була”, – дип җавап биргән.
45 яшьлек Нәкыя җырчыга моңа кадәр дә тынгылык күрсәтмәгән. Ришат Төхвәтуллин Уфадагы сәер фанаты турында инде 2022 елда ук сөйләгән булган. Нәкыя Ришатның кәләше булуы турында сөйләп йөргән. Җырчының өенә барып, ишеге төбендә көтеп торган. Бу юлы җырчыга таныш булмаган номер аша шалтыраткан. Артист өйләнгәч, беравык аны борчудан туктаган, ләкин кичә янә шалтыраткан. Бу юлы сәгать 5тә үзенә теш табибына күренергә кирәклеген, шуңа күрә Ришатның бу вакытка кадәр аның белән күрешеп өлгерергә тиеш булуын әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез