Газетага язылу

«Хәзерге кыш артык карлы түгел, 1969 елда галәмәт күп яуган иде»

Кыш кышлыгын итә. Соңгы атнада кулына көрәк тотмый калган кеше сирәк: олысы да, кечесе дә кар белән көрәштә. Табигать барысын да тигезли: шәһәр кешесенә чират җитте. Хәер, кышын яуган карга гаҗәпләнәсе юк та, ләкин ел саен «күп яуды» дип чаң кагабыз. Яусын соң. Күпме кеше өчен яңа мөмкинлекләр ача торган кар бит ул!

«Хәзерге кыш артык карлы түгел, 1969 елда галәмәт күп яуган иде»
Татар-информ

Быел гына яумаган

2024 елга караганда күбрәк. Һаман да шул кар турында сүзебез. Гыйнвар аенда гына да Казан урамнарыннан 474 тонна кар чыгарылган. Бу – якынча 9480 вагон дигән сүз. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу 2024 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Бер караганда, күп яуганның нәрсәсе гаҗәп инде. Шул ук вакытта бу күренешне могҗизага тиңлибез. Узган елның декабрь башында гына да карның бик аз булуына борчылган идек бит.

Йорт тәрәзәсенең яртысын кар каплап алган, юлларга бер аяк кына сыярлык сукмак салынган. 1970–1980 нче елларның һәр кышы әнә шундый булып исендә калган Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевнең.

– Хәзерге кыш артык карлы түгел. 1969 елда галәмәт күп кар яуган иде. Аннан соң да билдән кар ерып мәктәпкә йөргән чаклар булды. Хезмәт юлым Балтачның Бөрбаш авылында башланды. Якын-тирә авыллардан укучылар кар ерып килә иде. Иң алга югары сыйныфта укучы егетләрне куярлар иде, алар артыннан башкалар кар изеп килер иде, – ди ул.

Бу буын «әнә күпме кар яуды» дип социаль челтәрләргә язып кертмәгән, ә карлы урамга йөгергән. Чана-чаңгыда шуган, кар көртләреннән штаб ясап уйнаган. Мәктәпкә барасы булса, чаңгы кул астында гына. Кар ява башласа, көрәк тә коймага терәтелгән – ал да көрә. Шуңа да авыл халкының карга әллә ни исә китә димәссең.

– Көннәр суык тора, артык җилләми, шуңа күрә, игътибар иткәнсездер, кар тигез ятты. Быелгы кар көпшәк, ягъни җиңел. Шуңа күрә язын күп су, җепшеклек көтәргә кирәкми. Кыш беткәнче кар-бураннар булачак әле, – дигән фикердә Әмир абый.

Бүген карның артык күп булуы шәһәрдә яшәүчеләргә уңайсызлык та тудырмый калмый. 9–10 баллык «бөке»ләр, шул исәптән ишегалларының тиз арада гына чистартылмавы – әнә шул исемлектә. Шәһәр тирәсендәге бистәләрдә яшәүчеләргә дә кар белән еш көрәшергә туры килә. Әмма көрәк һәм кар чистарткыч җайланмалар гына ярдәм итми.

– Кар яуган көнне курьер һәм таксиларны көтмә, – ди Привольный бистәсендә яшәүче Сиринә Камалиева. – Шәһәргә автобус йөри. Сәгать саен киләләр. Тик кар-буран сәбәпле «бөке»ләр күбәйгәч, бу вакыт аралыгы 2–2,5 сәгатькә тигезләшә. Такси чакыртам димә – мондый һава торышында алар килмәячәк. Киләләр икән – зур суммага гына. Мисал өчен, узган атнада такси өчен 1875 сум түләргә туры килде.

Кыйммәтле кар

Кар күп булуның уңай ягы да юк түгел бит, җәмәгать! Өелеп торган кар көртләре хезмәт базарында яңа вакансия тудырды. Мондый һава торышында шактый акча эшләргә мөмкин икәнлеген халык бик тиз аңлап алды. Игъланнар сайтында «Кар арасыннан машинагызны табып бирәм», «Ишегалдыгызны кардан чистартам» кебек эчтәлектәге белдерүләр әле дә тулып ята. Акчаң булса, тәкъдим күп: түбәдән дә кар төшерәләр, ишегалдыңны да ялт иттерәләр, машина өстендәге карны да себереп бирәләр. Өстәвенә көрәк, себерке һәм башка кирәк-яракларны үзләре алып килә: сезгә түләргә генә кала. Сәгатенә – 300–1000 сум.

«Авито» игъланнар сайтында урнаштырылган шундый бер белдерү хуҗасы белән без дә элемтәгә чыктык. Үзен Илназ дип таныштырган әлеге егеткә ешрак кар арасыннан машинаны көрәп чыгару йомышы белән мөрәҗәгать итәләр икән.

– Трактор керә алмаган тар урыннарыгызны да чистартырга әзер. Иртәнге 7 сәгатьтән төнге 12 гә кадәр эшлим. Бәя адреска, кар һәм эш күләменә бәйле рәвештә үзгәрә. Минималь түләү – 1000 сум, – диде ул.

Ишегалдыңа яуган карны фәкать үз кулларың белән көрисең килсә, арендага кар чистарткыч та алырга мөмкин. Игъланнар сайты монысын да тәкъдим итә. Мисал өчен, кар чистарткычны үзләре китереп бирә, үзләре алып китә. Үз вакытыгыз белән эшлисез һәм бер көненә 1500–2500 сумга кадәр акча түлисез.

Болардан тыш, трактор чакырту мөмкинлеге дә бар. Күп кенә оешмалар «под ключ» эшләргә дә әзер: җыештыра да, төяп алып түгә дә. Болары – үз техникасы булган командалар. Аларның бәясе тулысынча эш күләменә бәйле.

– Узган җомгадан бирле тәүлек буе эшлибез, заказларның туктап торганы юк. Ешрак күпкатлы йорт ишегалларын чистартабыз, – дип уртаклашты тракторчы Данис Гыйбадуллин. Ул инде бу өлкәдә өченче елын эшли икән. Тракторчыны оешма аркылы чакыртканнар. – 2024 тә гыйнвар буе кар түктек. Быел менә инде бер атна тәүлек буе эшнең туктаганы юк.

Оешма аркылы трактор арендалау һәм кардан чистарту хезмәте өчен сәгатенә 3500 сум күләмендә акча ала, шуның 700 сумы – тракторчы кесәсенә. Төп таләп – ким дигәндә 4 сәгатькә арендалау. Эш күләме бер сәгатьлек кенә булса да, кимендә 4 сәгать өчен түләргә туры киләчәк дигән сүз бу.

Сер түгел: социаль челтәрләрдә «безнең ишегалдын чистартмыйлар, кардан азат итмиләр» дигән зарлар шактый. Әмма техника килгәч тә, кардан чистартуга комачау итүчеләр бар, ди Данис.

– Техника килгән. Син – өйдә, ә машинаң ишегалдында икән, биш минут вакытыңны кызганма, аны күчереп тор. Юк, киресенчә, карап торалар. Әле күптән түгел бер хәл булды. Машиналар куя торган парковканы чистартканда, бер хатын, ике баласын тотып, трактор үтмәсен өчен, дивар ясап торды. Икенче берәү тракторга комачаулап, машинасын аркылыга куйды һәм ике машина урынын биләде, – диде ул.

Ә шулай да булышучылар очрамый түгел. Даниска да ярдәм итүчеләр, хәтта трактор чүмече сыймаган урыннардагы карны көрәк белән чыгарып торучы кешеләр очраган икән.

Тракторны көтеп утырганчы көрәк тотып урамга чыгарга да өйрәнеп килә шәһәр кешесе. Менә Казанның Челюскин урамындагы 40 нчы йортта яшәүчеләр җыелышып кар көрәгәннәр. Иртәнге 6 да ук торып, өмә оештырганнар. Әлеге йортта яшәүче Люция Мәҗитова сүзләренчә, алар урам себерүчегә һәм идарәче компаниягә ярдәм итәргә тырышканнар. «Зарланганчы, бергә эшләү күңелле дә, нәтиҗәлерәк тә», – ди ул.

БЕЛЕП ТОР!

Йорт яны территориясен (ишегалларын, квартал эчендәге тротуарларны) җыештыруга идарәче компания (УК) яки торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) җаваплы. Кардан чистартмыйлар икән, беренче шикаятьне нәкъ менә шунда җибәрергә кирәк. Әгәр нәтиҗәсе булмаса, киләсе инстанция – Дәүләт торак инспекциясе.

Ә шәһәр урамнарын, юл буйларындагы тротуар, күпер һәм җәмәгать урыннарын җыештыру өчен муниципаль хезмәтләр җаваплы.

Россиялеләрнең күбесе кулына көрәк тотып, ишегалдын кардан чистартырга риза. «kp.ru» сайты үткәргән сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, респондентларның 37 проценты, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама ясасалар, ярдәм итәргә әзер. Сораштыруда катнашучыларның 24 проценты акчалата премия өчен кулларына көрәк алачак. Акча булмаса, кыйммәт булмаган бүләккә дә риза алар. Тагын 6 проценты – эш урынында ял биргән очракта, 17 проценты коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү шарты белән ярдәм итәргә әзер. Шул ук вакытта кешеләрнең 14 проценты кардан чистартуга бөтенләй дә каршы чыккан.

БУ КЫЗЫК!

2024 елның гыйнварында, шәһәрне кар каплагач, Казан мэры Илсур Метшин, көрәк тотып, ишегалларын чистартырга чыккан кешегә акчалата бүләк бирергә тәкъдим итте. Февраль аенда бу тәкъдимгә төзәтмәләр кертелде: тырыш кешеләргә көрәк һәм грамоталар тапшырылды.

Рәйдә ФӘЕЗОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре