Хезмәт ветераны Рөстәм Миңнеханов турында: «Ул үз эшен дәвам итсә иде»

Апас районы Советының хисап сессиясендә хезмәт ветераны Мөнирә Гыйззәтуллина республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Татарстан Рәисе сайлауларында кандидат буларак үзен тәкъдим итү үтенечен җиткергән иде. Үз фикерләрен ул «Вести Татарстан» тапшыруына җиткергән.

Мөнирә һәм Рашат Гыйззәтуллиннар Урта Балтай авылында яши. Мөнирә апа үзе 1967 елда тәмамлаган авыл мәктәбендә әхлак дәресләре үткәрә. Ул 2021 елда мәгариф учреждениесендә Татарстан Рәисе һәм район хакимияте ярдәме белән үткәрелгән төзекләндерү турында әйтеп узган. 40 елга якын хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән журналистлар белән әңгәмә вакытында медицина учреждениесендә узган капиталь ремонтны да мактаган. «Күрәсезме, нинди матур? Барлык шартлар да бар. Без эшләгәндә мондый хәлнең булганы юк иде әле», – дигән ул.

Мөнирә апа фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең ярдәме булмаса, 2020 елда мәдәният йортын яңартып булмас иде. «Әлбәттә, алдагы сайлауларда Рөстәм Нургалиевич үз кандидатурасын тәкъдим итсен иде һәм без аны сайлар идек, – дигән ул. – Юллар төзедек, газ үткәрдек, су үткәрдек, без бик яхшы яшибез. Менә болар барысы да Татарстан Рәисе хезмәте нәтиҗәсе. Киләсе сайлауларда без аны сайлар идек, ул үз эшен дәвам итсә иде – менә безнең теләк».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре