Дәүләт Думасына хезмәт хакы 30 мең сумнан кимрәк булган кешеләр өчен физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) юкка чыгару турында закон проекты керткәннәр. Тәкъдим авторлары – ЛДПР депутатлары, дип яза “ТАСС”.
Шулай итеп, Россия Салым кодексының 217 статьясына 30 меңнән кимрәк керемгә ия булучыларга НДФЛны түләтмәү турында төзәтмә кертү тәкъдим ителә. Депутатлар фикеренчә, бу сумма хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (2023 елның 12 гыйнварыннан – аена 16 242 сум) ике тапкыр артыграк, шуңа күрә ярдәм чарасы аз керемлеләр өчен сизелерлек дәрәҗәдә булачак.
Хөкүмәттә, бу чарадан аз керемлеләрнең генә түгел, башкаларның да файдаланачагын күздә тотып, закон проектын эшләп бетерергә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Министрлар Кабинетында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты нигезләмәләрендә кешенең башка эшчәнлектән дә керем алу ихтималы каралмаган.
 Исегезгә төшерәбез: хәзер НДФЛ ставкасы еллык кереме 5 миллион сумнан артып китүчеләргә – 15 процент, калганнарга – 13 процент тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез