Хезмәткәрләргә эштә айфоннан файдалануны тыйганнар

“Росавиация” хезмәткәрләренә эштә айфоннан файдалануны тыйганнар. Бу хакта ТАСС зур бер авиакомпаниядәге чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

“Тыйдылар” – диелгән агентлыкка. Шул ук вакытта диспетчерлар эшен үз карамагында тотучы “Госкорпорация по ОрВД” предприятиесендә, гражданлык авиациясе дәүләт фәнни-тикшеренү институтында һәм гражданлык аэропортлары (аэродромнар) администрациясендә шундый ук тыюның гамәлдә булуы билгеләп үтелгән.
Росавиациядә әлеге мәгълүматны расламаганнар да, кире дә какмаганнар.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Транспорт министрлыгы хезмәткәрләре эштә айфон кулланудан баш тарта башлаган. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, “Ростех”та да тыю керткәннәр. Шулай ук Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында Америка смартфоннарыннан баш тартуга ниятләнүләре турында белдергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре