Хоккей сезоны башланды: «Ак барс»тан быел җанатарлар ни көтә?

Хоккей сезоны башланды. Яңа составлы, яңа остазлы «Ак барс» командасыннан быел җанатарлар ни көтә? Гагарин Кубогы турында хыяллар чынга ашармы?

Артур Шайгарданов, җанатар (Бөгелмә):

– Команда өчен күптәннән җан атам. 1998 елдан телевизордан карасак, ә инде 2011 елдан «Татнефть Арена»дагы матчларга йөрим. 2014 елдагы плей-оффта читтә булган уеннарга дуслар белән йөрдек. «Ак барс» – атаклы команда. Кайсы шәһәргә барма, безне беләләр. Без дә командага ышанудан туктамыйбыз! Ел саен яраткан клубыбыздан регуляр чемпионатта – беренче урын, ә инде плей-оффта Гагарин Кубогын көтәбез!

Илшат Гарифуллин, җанатар (Кайбыч, Кошман):

– Команда өчен бик күптәннән җан атам. Авылда яшәүгә карамастан, балалар белән «Татнефть Арена»дагы уеннарга да килергә тырышам. Инде хәзер үк команданың көчле булуын күрәбез. Үзләре тасвирлаганча, команда җитез! Тизлекләре арткан. Уйнарга исәпләре бар шикелле. Команда да дус, уенчыларның кәефләре яхшы кебек. Һәрхәлдә, таркаулык уенда сизелер иде. Агрессив уенчылар юк. Иң элек төп максат – плей-оффка эләгү. Өмет шул. Аннан төп нәтиҗәне – Кубокны көтәбез! Бүгеннән үк «Кубок безнеке» дип йөреп булмый әле.

Гөлфизә Камалиева, «Ак барс»ның иң өлкән җанатарларының берсе:

– 60 яшемә кадәр хоккейга исем китми иде. Очраклы рәвештә генә «Татнефть Арена»га барып, матч карап кайттым да, шуннан башланды инде бу мәхәббәт. Шул көннән башлап бер генә матчны да калдырганым юк! «Ак барс» белән бергә читтәге уеннарга да йөрдем. Россиянең күп төбәкләрен күрдем, дөнья гиздем. Мине «Ак барс әбие», «тетя Галя» дип йөртәләр. Хоккейчыларны бик яратам. Алар миңа улларым кебек якын.

Кем белән һәм кайчан?

22 сентябрь – «Ак барс» – «Сочи»

25 сентябрь – «Лада» – «Ак барс»

27 сентябрь – «Металлург» – «Ак барс»

29 сентябрь – «Автомобилист» – «Ак барс»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре