Хөкүмәтнең салым түләүдә үзгәрешләр һәм яңа ташламалар әзерләве мәгълүм булды

Россия Министрлар Кабинеты Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны хәл итү максатыннан эш башлап җибәргән. Физик затлар кеременә салым (НДФЛ), табышка салым һәм салым ташламалары буенча үзгәрешләр әзерләнелә. Бу хакта “Ведомости” үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

Аларның әйтүенчә, Финанс министрлыгы узган елның ахырыннан бирле шуның буенча эшли. Үзгәрешләр берьюлы өч юнәлештә әзерләнелә. Беренчесе НДФЛның прогрессив шкаласында өстәмә ставкалар кертүне күздә тота. Салымны үзгәртүнең бик күп юллары карала. Әмма 13 процентны киметү күздә тотылмый.

Икенче юнәлеш – табышка салым буенча. Биредә сүз аны арттыру турында бара, әмма күпмегә икәне әлегә билгесез.

Өченчесе – салым ташламалары буенча. Алар НДФЛга (түбәнрәк керемлеләр өчен) да, табышка салымга да кагылачак. Бу очракта капитал салучы компанияләрнең ташламага дәгъва кыла алуы күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Хөкүмәткә бизнесларын бүлгәләүче компанияләргә амнистия булдырырга кушты. Моннан тыш дәүләт башлыгы зур булмаган бизнеска, кредит тарихын бозмыйча гына, биш елга бер тапкыр 6 айга кредит каникулын бирергә тәкъдим итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре