Казандагы “Апас” якташлык җәмгыятендә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр. Җәмгыятьнең вице-президенты Наил Галиуллин сүзләренчә, быел максатлары шундый. Җиңү көненә кадәр балачаклары сугыш вакытына туры килгән, Казанда гомер итүче якташларын барлау.
– Без аларны очрашуга бөтен гаиләләре белән чакырабыз. Истәлекләрен барлыйбыз, бүләкләр бирәбез, – ди Наил Галиуллин.
Чираттагы Зәмзәмия Гыймадова белән Фәзилә Имамова килгән иде. Алар сугыш елларындагы авыр тормышларын тагын бер кат искә төшерделәр. Күзләре дә яшьләнде, хәтта. Әбекәйләр ул елларның ачысын гомерләре буе күңелләрендә саклаган.
– Онытып та булмый бит ул вакытларны. Балачагыбызны сугыш урлады. Әтиләрсез үстек, – ди алар.
Зәмзәмия апага да, Фәзилә апага да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез