Хосусый мәктәпләрнең ялганы ачыкланган

Татарстанда кайбер хосусый мәктәпләр субсидия алу өчен укучылар санын арттырган. Бу хокук бозу очрагы турында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин август киңәшмәсендә сөйләде.

Республикада 60 тан артык шәхси белем бирү учреждениесе эшли. Узган ел шуларның 45е Татарстан бюджетыннан субсидия алган. Әмма алар арасында субсидияне күбрәк алу өчен укучылар санын ясалма рәвештә арттырган намуссыз оешмалар да булган.

– Мондый очракларны прокуратура һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Рәис идарәсе бергәләп ачыклады. Безнең министрлык бюджетка акчаларны кире кайтару турында судка дәгъва юллады. Хәзерге вакытта без әлеге өлкәдә контрольне камилләштерү механизмнарын кертәбез, – диде Илсур Һадиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре