Хуш киләсең, җәй! Аны кайда уздырырга?

Җәйне кайда уздырырга? Татарстанда, билгеле. Кая барып, ниләр эшлик икән, дип баш ватасы да юк: 1 июньнән республикада «Лето в Татарстане» программасы эшли башлады. Татарстан авыллары, район үзәкләре һәм шәһәрләрендә уза торган ял итү, күңел ачу, мәдәни һәм спорт чараларын берләштерә торган мәйдан ул. Бу программаның максаты нидә? Матбугат очрашуында әнә шул хакта сөйләделәр.

Күрешеп яшик әле

Ә ял итү, дус-туганнар белән күрешеп сөйләшү, бәйрәмнәр уздыру өчен урыннар җитәрлек бездә. Сүзне шулардан башлыйк. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, соңгы ун елда республикада 422 җәмәгать урыны – парклар, яр буйлары, бульварлар, скверлар төзелгән һәм яңартылган. Бу эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган Республиканың иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысасында башкарылган. Ләйлә Фазлыева бу программаның тагын бер мөһим ягын ассызыклады:

– Мондый урыннар Татарстанның эре шәһәрләрендә генә түгел, район үзәкләре һәм авылларда да барлыкка килде.

Хәер, уңайлылык һәм ял итү урыны эзләп ишегалдыннан ерак китәсе дә юк. Соңгы биш елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 5174 ишегалды яңартылган.

– Бу исә 1,5 млн кешенең тормышына турыдан-туры йогынты ясады. 2024 елда гына да яңартылган ишегалларының гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метрны тәшкил итә. Узган ел бу эшләргә барлыгы 10 млрд сум акча тотылды, – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева. – Әлеге программа ахырында республикада 8 меңләп йорт яны территориясе тәртипкә китерелгән булачак һәм ул 2 млн тирәсе кешене колачлаячак.

Ләйлә Фазлыева Рөстәм Миңнехановның кешеләрнең аралашып яшәвенә бик зур игътибар бирүен дә ассызыклады. Татарстан вице-премьеры сүзләре белән әйтсәк, нәкъ менә аралашкан чакта кеше үсә, шул рәвешле бөтен республика бер урында тормый, алга бара.

Аралашу, димәктән, бу урында күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан уздырыла торган «Күрше фест» бәйгесе турында әйтү дөрес булыр. Аның турында Ләйлә Фазлыева да искә төшерде.

Билгеле булганча, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен үзең яшәгән ишегалдында күңел ачу, спорт яки башка төрле чара үткәрү тәкъдимен язып-аңлатып, тиешле документларны бәйге комиссиясенә тапшырырга кирәк.

– Җирлек ул – тормыш сыйфаты. Бу – Татарстан Рәисенең Хөкүмәт алдына куя торган өстенлекле бурычларының берсе. Җәмәгать урыннарын төзү һәм төзекләндерү генә түгел, аларда гөрләп торган тормыш булдыру да мөһим. «Күрше фест» исә – ишегалларын эчтәлекле программа белән баету өчен уйлап табылган проектларның берсе, – диде бу җәһәттән Ләйлә Фазлыева.

Барысы бер урында

«Бу кадәр җәмәгать урыны тик ятмыймы?» – диярсез. Юк, әлбәттә. Аеруча җәй айларында Татарстанның парклар һәм скверларында, яр буйлары һәм бульварларында көн саен диярлек нинди дә булса чара уза. Өлгер генә!

Хәзер менә Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә уза торган чаралар турында мәгълүматны бер сайттан табып булачак. 1 июньнән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Лето в Татарстане» программасы эшли башлады. leto2025.tatar сайты республикада уза торган чараларның зур бер афишасын хәтерләтә. Анда кереп, үзең теләгән район яисә шәһәрне сайларга һәм нәкъ шул җирлектә узачак чаралар белән танышырга мөмкин. Сайтта һәр чараның кайчан, кайда узачагы һәм анда кемнәр катнашачагы турында мәгълүмат урнаштырылган.

– Республикабызда 10 ел дәвамында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашырабыз. Шул вакыт эчендә без 400 гә якын объектны тәртипкә китердек. Җәйне Татарстанда уздырырга вакыт җитте! Барыгызны да республика паркларына чакырабыз! – дигән Рөстәм Миңнеханов бу программа турында үзенең телеграм-каналында.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, республикада чаралар бихисап, әмма аларны менә шул рәвешле берләштергән мәйданчык юк иде әле.

– Безнең максат – Татарстан халкына күңелле, чараларга бай булган, кешеләрне берләштерә торган җәй бүләк итү, республиканың туристик яктан популярлыгын арттыру, – диде ул.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов автор Миңнеханов

Көн хәбәре