Газетага язылу
  • Фото: «Түбән Кама нефтехим» матбугат хезмәте

Хыялга таба: Түбән Камада коррекцион мәктәптә футбол фестивале уздырды

Футбол буенча Россия чемпионы, милли җыелма команданың легендар капкачысы, танылган футбол блогеры белән коррекцион һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? 27 сентябрь көнне Түбән Камада бу сорауга җавапны бик тиз таптылар. Аларның барысын да уенга карата теләсә кайсы киртәләрне җиңәрлек эчкерсез мәхәббәт берләштерә!

Хыялга таба: Түбән Камада коррекцион мәктәптә футбол фестивале уздырды

Социаль җаваплылык программасы кысасында Россия футбол берлеге (РФС) һәм СИБУР шәһәрдә зур бәйрәм уздырдылар. «Коррекцион мәктәптә СИБУР футбол фестивале» исеме астында узды ул. Яшь түбәнкамалылар янына кунакка РФС экспертлары һәм амбассадорлары – Россия чемпионы һәм Россия Суперкубогы иясе Денис Глушаков, күп тапкырлар Россия чемпионы һәм Россия Кубогы иясе Эльвира Тодуа һәм популяр футбол блогеры Фил Лопаткин килде.

Бик эчтәлекле көн булды ул: «База» креатив индустрияләр үзәгендәге ихлас аралашу Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Семья» паркы чирәмендә чын футбол батлы белән дәвам итте.

«Футбол булмаса, мин повар булыр идем»

«База» креатив индустрияләр үзәгендә педагоглар, ата-аналар һәм шәһәрнең коррекцион мәктәпләре, шулай ук футбол буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары җыелды. Дискуссия вакытында «Тривиаль булмаган тормыш ситуацияләрендә шәхес үсеше траекториясе» темасына аралашты катнашучылар. Тема бик кырыс яңгыраса да, әңгәмә үзе өйдәгечә, гаять җылы килеп чыкты. Балалар нәрсә белән генә кызыксынмый. Яхшы уйный белгәннәрен йолдызлар ничә яшьтә аңлаган? Җәрәхәтләрне ничек җиңгәннәр? Лионель Мэсси белән уйнаганда нинди хисләр кичергәннәр? Йолдызлы кунаклар, җиңүгә юлның беркайчан да шома булмавын исбатлап, бик гадел һәм ачык җавап бирделәр.

Россия җыелма командасы өчен 96 матч уйнаган Эльвира Тодуа яшь вакытта «футбол хатын-кыз эше түгел» дигән стереотипларны кире кагуы турында сөйләде.

– Мин максатыма сабыр гына баруымнан туктамадым. Авыр җәрәхәтләр дә булды, операцияләр дә кичердем, әмма иң мөһиме – беркайчан да бирешмәскә кирәк. Без дә сезнең кебек балалар идек, безгә олылар ярдәм итте. Хәзер кул сузарга безнең чират, – диде Эльвира.

Денис Глушаков балачакта «Спартак» һәм ЦСКАның элеккеге уенчысы Валерий абыйсы кебек булырга хыялланып үскәнен сөйләде.

– Минем тырышып күнегүләр ясаудан башка сайлау мөмкинлегем юк иде. Футбол булмаса, мөгаен, пешекче булыр идем, – дип елмайды Денис. – Түбән Камага беренче тапкыр килүем. Минем балачакта танылган уенчылар болай аралашырга килмиләр иде. Бүгенге очрашу бу балаларның йөрәгендә матур истәлек булып калсын, үз-үзләренә ышанырга ярдәм итсен иде.

Фил Лопаткинның роликларын бүген 9 миллионнан артык кеше карый, ул да профессиональ футболчы булырга хыялланган. Хыялын тормышка ашыра алмаса да, футболны ташламаган.

– Менә мондый очрашулар гомерлеккә истә кала. Балаларның күзләрендә ихлас бәхет күрүдән дә кадерлерәк әйбер юк минем өчен. Кайберләре өчен гомерләрендә беренче шундый очрашу бит бу. Бу хисләрне күреп шуны аңлыйсың: хәзер шәһәрдә чын футбол бәйрәме бара. Һәм без барыбыз да – аның бер өлеше, – диде блогер.

Очрашуның үзенчәлекле атмосферасын Казанның «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры, үзе дә балачакта ишегалдында футбол уйнап үскән Түбән Кама кызы Екатерина Согрина билгеләп үтте. Иң мөһиме – үз көченә ышану, дип ассызыклады ул.

Мондый проектларның бөтен шәһәр тормышына йогынты ясавын «Түбән Кама Нефтехим»ның дәүләт органнары белән элемтә буенча директоры Станислав Мартыненко да ассызыклады.

– Бер мәйданда коррекцион мәктәптә укучы балалар, футбол буенча балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр яшьләре очрашты. Профессиональ спортчыларның кыенлыкларны җиңеп чыгу тарихы – үз-үзеңне үстерү өчен иң яхшы мотивация. Монда турыдан-туры сорау бирергә, җавап ишетергә, аралашырга, фотога төшәргә мөмкин. Миңа калса, балалар өчен бик зур мөмкинлек бу. СИБУР һәм РФС партнерлыгы ярдәмендә без инклюзив проектларны гына түгел, ә бөтен Түбән Каманың спорт базасын системалы рәвештә яхшыртабыз, – диде Станислав Мартыненко.

Киләчәккә бүләкләр

Очрашудан истәлек итеп мәктәпләр бүләккә дә ия булды. 23 нче мәктәпкә «Коррекцион мәктәптә футбол» бөтенроссия проектында катнашу өчен профессиональ уен формасы комплекты тапшырылды. 18 нче коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә эшкәртелгән пластиктан ясалган уникаль SIBUR ECOBALL тупларын бүләк иттеләр.

– Без даими рәвештә СИБУРның ярдәмен тоябыз, – дип хисләре белән уртаклашты 18 нче мәктәп директоры Минзәлә Ямашева. – Яңа туплар белән физкультура дәресләре тагын да кызыклырак булачак. Әмма иң мөһиме –балаларыбызга булган игътибар. Биргән сорауларына җавап алу, кунакларның күзләрендәге ихласлык – алар өчен бәһасез.

«Гаилә» паркында туплы көрәш

Аралашудан соң «Гаилә» паркының яшел чирәменә күчик. 5х5 форматында РФС амбассадорлары һәм алдынгы фикерлеләр шәһәр командасына каршы мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы җыелма командалары чыкты. Иптәшләрчә матчтан һәр команда да канәгать калды. Уен кырында җитди көрәш башланды.

Әнә Яна Горбунова үзен матчның чын герое дип саный.

– Мин йолдызлар командасыннан үзебезнең капканы сакладым һәм бер генә тупны да үткәрмәдем! Бик дулкынландыргыч булды, ләкин безнең команда җиңде! – дип ихлас хисләрен яшерми Яна.

Бер генә яшь спортчы да бүләксез калмады. Һәрберсе үзе белән истәлеккә Денис Глушаков, Эльвира Тодуа һәм Фил Лопаткин автографлары куелган истәлекле манишкалар алып китте.  

– Мондый очрашулар могҗизага тиң, – ди бер егетнең әнисе Румия Хөснетдинова. – Спорт легендаларыннан шундый җылы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт күргәч, балалар ачыла, үз-үзләренә ышана башлый. Бу хисләрегез өчен рәхмәт!

Алда – Казан һәм илнең җыелма командасы

Түбән Камада узган бәйрәм ике көнлек масштаблы марафонның беренче өлеше генә иде. «Казаноргсинтез» ярдәмендә фестиваль Казанга күчте: «Яратам» үсмерләр клубында балалар өчен спорт-иҗат квесты үтте. Ә «Ак Барс Арена»га Россия җыелма командасының Иранга каршы халыкара матчына билетлар катнашучылар өчен төп сюрприз булды.

Футбол тагын бер кат дуслык, үз көчеңә ышану һәм чын команда уены өчен киртәләр һәм чикләр булмавын исбат итте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре