Татарстанда көндез температура +17..+19 градус тирәсе булачак һәм җомгага кадәр явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән.
«Татарстанда бу атнада яхшы, кояшлы һава торышы көтелә, әмма иртәләре салкынча булачак. Җомгага кадәр явым-төшем булмаячак, соңгы эш көнендә республикада бераз яңгыр явачак. Елның бу вакыты өчен температура да нормадан югарырак булыр дип фаразлана: төнлә +5..+7 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында температура бераз түбәнрәк булырга мөмкин, көндез - +17..+19 градус», - дигән агентлык әңгәмәдәше.
Искәртәбез, бүген Татарстанда көндез +21 градуска кадәр җылыта. Республикада да явым-төшем көтелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез