Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклон үзәгендә булачак, шуның аркасында җылы һәм коры булачак. Явым-төшемнәр пәнҗешәмбе кичен генә мөмкин — ул вакытта атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якын булачак. Төнлә һава температурасы +4..+11 градуска кадәр төшәчәк, көндез +18...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга һәм шимбә көнне, 13-14 сентябрьдә, яңгырлар яву ихтималы артачак. Элеккечә җылы булачак: термометр баганалары төнлә +8...+13кә кадәр төшәчәк, ә көндез һава +19...+25 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез