Җылы кирәк: «Бездә – кояш, сездә ничек?»

Табигатьтә тагын бер күчеш чоры җитте. Әле ничә көн элек кенә бар дөньяны яктыртып, ачык төсләр сибеп утырган яфраклар коелып, агачлар шәрә диярлек калгач, бу чорга кереп киткәнне сизми дә калдык. Матур, коры, җылы көзләрнең һаман дәвам итә алмаячагын белсәк тә, күңел аларның бетүе белән килешә алмый әле. Болыт арасыннан ялтырап кояш күренсә, сабый баладай сөенәбез. «Бездә – кояш, сездә ничек?» – дип, якыннарның хәлен белешәбез.

Дөрес, караңгы кара көзләргә дә үз өмете бар сала кешесенең. Бу көннәрдә яуган яңгырлар гына әле җирнең дымга сусавын баса алмады, яңгырлар бик кирәк шул әле, дибез. Кирәклеген аңлагангамы, алар яуганда ничектер күңелдә дә җиңеллек пәйда була. Баш түбәсен басып торган, ни яумый, ни аязмый торган көннәр түгел инде. Зарланып әйтү генә түгел бу, гомернең тагын бер шундый көзенә аяк бастык, дип шөкер итү дә, ахрысы.

Синоптиклар монысын «кыш алды» дип атый икән. Инде алда җылы көннәр көтелми, акрынлап кышка якынлашабыз, диләр. Төгәлрәге, кыш безгә якынлаша. Тик әле ул якынлаша гына. Нинди тизлектә киләсен беркем белми. Кайчакта аны көтә-көтә айлар үтә. Кайчакта бөтенләй кинәт, көтмәгәндә килә. Кайчакта әле килеп, әле китеп шаярта. «Табигать капризлары» дип йөртәбез инде без аларын. Юкса безнең, адәм балаларының, капризлары янында алар бөтенләй пүчтәк кенә булып каладыр...

Өйдә җылы. Авылларда инде газ мичләрен көндез дә туктатмыйбыз. Тик бу җылы гына җитми шул. Күңелгә җылы кирәк чак бу. Кояш чыктымы, өйләр дә ямьләнеп, күңелләр дә җылынып китә. Ә башка чакларда тәрәзә аша урамга карыйсың – анда ярымшәрә агачлар, төсен салган тау итәге, кышка дип эшкәртелгән кап-кара җир... Ни хикмәттер, язын эшкәртелгән җир белән көзге җиргә булган хисләр дә бөтенләй башкача шул. Төгәлрәге, алар күңелдә төрле хис уята.

Елның бу чорында яшеллек тә, нәкъ кояш нурлары кебек үк, бик тансык. Ни дисәң дә, җылы төс, өмет төсе бит. Соңгы яңгырлардан соң ишегалдында кабат баш төрткән яшел үләннәр дә күңелгә рәхәтлек бирә. Бәрәңгесен җыйнап алгач, бакчага горчица чәчкән идек, шулкадәр матур булып үсеп утыралар. Әлегә аларны бозасы да килми. Тирес кертеп, сукалатасы бар да... Тагын аз гына утырсыннар инде, дибез. Урамнан үтүчеләр дә борылып-борылып карый, әлеге тансык матурлык күзгә әллә каян ташлана, аерылып тора шул.

Кара каргалар китү белән авылга кайтып тулган ала каргалар, монда хәзер без патша, дип кинәнә. Инде песнәкләр дә күренә башлады. Алар да җылы эзләп, ризык эзләп, авылга, кешеләргә якыная башлаган. Бу да – кыш юлга чыгуның бер билгеседер. Әнә шундый билгеләрне барлый-барлый, әле синоптиклар, әле фаразлаучылар сөйләгәннәрнең – кышның салкынмы, җылымы буласын юрауларның  – кайсы рас килер икән дип көтә-көтә, моңсу көзләрнең һәр көнен җылы көтеп озатабыз, җылы көтеп каршы алабыз...

Беренче кар яуганчы, җиргә ятканчы дәвам итә әле ул. Җитмәгән әлеге җылылыкны әнә шул аклык алыштыра да инде. Килешәсездер, җиргә беренче кар яткан чак язын гөрләвекләр аккандагы, җәен тансык яңгыр яугандагы, көзен кояш җылысын күргәндәге хис-тойгыларны яңарта. Аларның һәркайсы күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек, тынычлык бүләк итә. Җаның тыныч булса, табигатьнең һәр фасылы матур, диләр. Килешәм. Әмма әнә шул матурлыклар арасында үзгәлеге белән аерылып торганнары да бар. Без әнә шундый үзгәлекнең берсен көтәбез. Үз вакытында булсын. Бөтен яме, кадере дә шунда аның.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре