Газетага язылу

Җылыту сезонының кайчан төгәлләнәчәген әйттеләр

Татарстанда апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Аномаль җылылык аркасында республикада җылыту сезонының озынлыгы ел саен кыскара. Хәлиткеч карар тәүлеклек уртача температура +8 градустан артып киткән очракта кабул ителәчәк», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, җәйгә һава торышының төгәл фаразы әлегә юк. Метеорологлар кыска вакытлы фаразларга таянырга чакыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре