Санкт-Петербургның “Актив ТестГруп” компаниясе җырчыны суд хөкеменә тапшырган.
“Комсомольская правда” язганча, суд тикшерүенең нечкәлекләре билгесез булып кала. Судта Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең өченче зат буларак катнашуы гына мәгълүм.
Фирманың генераль директоры Илдус Идрисов һәм аның вәкилләре басмага судка тапшырылган документлар турында сөйләүдән баш тарткан.
Журналистлар күздә тотканча, дәгъва товар билгесенә бәйле булырга мөмкин. Җырчы ультратавышлы үлчәү җайланмасы өчен “Алсу” брендын теркәүгә заявка тапшырган. Компания яңа продукт өчен артистның “үз исеме белән бүлешүен” теләргә мөмкин, дигән фикер бар.
Исегезгә төшерәбез: Алсу узган елда бизнесмен Ян Абрамов белән рәсми төстә аерылышкан иде. Алар 18 ел бергә яшәгән. Җырчы иренең хыянәтенә башкача түзә алмавына ым каккан. Аларның 3 баласы үсә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез