Популяр җырчы Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә ире белән аерылышканнан соң алга таба нәрсәләр эшләргә җыенуы турында сөйләде.
– Хатын-кыз барын да булдыра, дип саныйм. Кайвакыт йомшаграк булып та күренәсе килә, әмма әлегә бары тик көчле булырга туры килә. Бирешмәскә кирәк. Шөкер, эш күп, эшләргә кирәк, – дигән ул. Өемә кайтканда, иске җырларымны тыңладым. Минем шундый матур җырларым бар. Кайберләре – “ВКонтакте”да гына. Менә хәзер аларны яңартып, яңадан чыгарырга булдым.
Җырчы быел февраль аенда 15 ел бергә яшәгән ире Рөстәм Галиев белән аерылышкан иде. Аларның ике балалары бар. Ир белән хатын аерылышсалар да үзара яхшы мөнәсәбәттә калганнар.
 Тормышындагы әлеге кискен үзгәрешләрдән соң Ләйлә Галиева имиджын да  үзгәртте, бик актив төстә иҗат белән шөгыльләнә башлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез