«Татарстанны, Түбән Каманы, Чаллыны яратам. Әлбәттә, Казанны бик яратам, монда укыдым, монда студент елларым, яшь чакларым узды. Барлык ватандашларга, милләттәшлеребезгә бәхетле тормыш телим. Татарстаныбыз чәчәк атсын!» – дип теләде Марат Фәйрушин.
Студиядә ул «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын башкарды.
Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез