Газетага язылу

Ышанма сүзенә: мошенниклар яңадан-яңа алдау ысулларын табып тора

Тыңлыйсы да, эндәшәсе дә, ышанасы да түгел... Мошенник корбаны булмас өчен шушы гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди хокук сакчылары. Узган җәйдә бу киңәшләргә колак салучылар арткан булса кирәк. Ник дигәндә, республикада мошенниклар тарафыннан җилгә очкан акча күләме кими төшкән. Ләкин тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Мошенниклар яңадан-яңа алдау ысуллары кулланып, халыкны ярык тагарак янында калдыру юлларын табып кына тора. Ничек бирешмәскә?

Ялгызлык бәласе

Җәй көне Татарстанда мошенниклар тарафыннан салынган матди зыян күләме кимегән. Чагыштыру өчен: июнь аенда республикада яшәүчеләр мошенниклар аркасында 953 миллион сум акчасыннан колак каккан булса, июльдә бу сан – 575 миллион сум, августта 404 миллион сум тәшкил иткән. Белгечләр моны күптән түгел кырыгалдарларга каршы көрәшнең тагын да көчәйтелүе белән аңлата. Билгеле булганча, Россиядә сим-карта сату, банк картасы һәм аккаунтларга бәйле чикләүләр гамәлгә керде.

Соңгы арада кимегән саннарга карап кына тынычланырга ярамаганлыгы көн кебек ачык, билгеле. Мошенниклар тарафыннан алдану очраклары турында көн дә ишетеп торган заманда яшибез. Быелның сигез аенда гына да республика халкы шул рәвешле 3,6 миллиард сум акчасыннан колак каккан.

Әле бу юлларны язганда да Казанда 77 яшьлек әбинең үзе яшәгән фатиры белән 2 миллион сум акчадан колак какканлыгы билгеле булды. Билгесез номердан шалтыраткан берәү аңа йорттагы домофоннарны алыштыруларын, моның өчен телефонга килгән кодны әйтергә кирәклеген әйткән. Әби ул кушканнарны үтәгән. Күп тә үтми, аңа бер-бер артлы төрле ведомство «вәкилләре» шалтыратырга тотына. Билгесез затлар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташалар, янәсе. Моны булдырмас өчен куркып калган әби мошенникларга башта 2 миллион сум акча күчерә. Аннары, фатирын сатып, тагын 9,5 миллион сум акча тапшыра.

Кызганыч, өлкәннәр арасында мондый алдану очраклары турында көн дә диярлек ишетергә туры килә. Рәсми саннарга ышансаң, бүген мошенник корбаннарының 20 процентын нәкъ менә пенсионерлар тәшкил итә. Шуңа күрә олы яшьтәге әби-бабасы, якыны булган кешеләргә мошенникларның мәкерле алымнары турында гел сөйләп, кисәтеп торырга кирәк, ди хокук сакчылары. Өлкәннәр ункөнлеге башланган чорда бигрәк тә. Ник дигәндә, мошенниклар өлкәннәрнең күңеле нечкәргән мондый көннәрдә аеруча активлаша. Бу чорда өлкәннәргә Пенсия фонды, Ветераннар советы исеменнән дә ялган хәбәр, шалтыратулар килергә мөмкин.

– Мошенниклар өлкән кешенең ялгыз, тиз генә карарлар кабул итәргә сәләтсез булуыннан бик оста файдалана. Мошенниклардан саклану өчен белемнәре җитеп бетмәү дә харап итә. Шундый очракларны булдырмас өчен безнең белгечләр өлкәннәрнең өйләренә барып, махсус куркынычсызлык дәресләре оештыра башлады. Кыска вакыт эчендә шушы мәктәпне 10 мең чамасы пенсионер узды. Алар мошенниклар турында да, аларның кырын гамәлләре турында да хәзер бик яхшы белә, – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Бер эндәшү җитә

Никадәр генә белемле, аек акыллы булсаң да, алдануың хәзер анысы. Ник дигәндә, мошенниклар – бер үк вакытта бик оста психологлар да. Алар кешене хәтта телефон аша да гипнозлый. Танылган аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова шулай ди. Берничә ел элек үзе дә мошенник корбаны булган ул.

– Мин үзем дә журналист булып эшләгән кеше. Мошенникларның кем икәнен, аларның кемне, нинди ысуллар белән алдаганын да бик яхшы беләм. Ләкин шуңа да карамастан, дүрт ел элек яхшы ук алдандым. Алар шулкадәр оста алдыйлар икән! Мошенник икәнен чамаларлык та түгел! Алар бик оста гипнозлый. Иң гаҗәбе: алар телефон аша да гипнозлый ала икән. Шуңа күрә хәзер миңа шалтыраткан чит номерларны бөтенләй алмыйм. Алган очракта да трубканың теге башында таныш түгел кеше икәнлеген аңышуга ук трубканы куям, – ди ул.

Белгечләр дә андый чакта сөйләшүне кыска тотарга куша. Ник дигәндә, яңадан-яңа алдау алымнары уйлап табып торсалар да, мошенниклар электән яратып кулланган ысулларын да онытып бетерми. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, корбанына әле дә булса хокук сакчысы, банкның куркынычсызлык хезмәткәре яки элемтә операторы исеменнән шалтырата алар.

– Элегрәк без аларның алдау алымнарын төрле төркемнәргә бүлеп карый идек. Хәзер исә мошенниклар бер кешене берьюлы әллә ничә төрле юл белән алдый. Башта аңа торак-коммуналь хуҗалык вәкиле исеменнән шалтыратса, күп тә үтми, шул кешегә полиция хезмәткәре яки башка кеше исеменнән шалтыратып, теге яки бу җитди мәсьәләне хәл итү өчен телефонга килгән парольне әйтүен сорарга мөмкин, – ди хокук сакчысы.

Соңгы арада алар корбанына Пенсия фондыннан дип тә шалтырата башлаган. Схемасы бик гади: фәлән кешенең соңгы 1,5 елдагы эш стажы исәпкә алынмаган икән, бу хатаны төзәтү өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга, аңа кадәр телефонга килгән кодны әйтергә кирәк. Кырыгалдарлар балаларның да башын бутый. Бу арада алар укучыларга шалтыратып, мәктәп сайтында үзгәрешләр башланганын хәбәр итә, электрон көндәлеккә керү өчен шулай ук телефонга килгән кодны әйтүен сорый икән.

– Мошенникларның төп коралы – кешене куркыту. Бу халәттә кеше аңа кирәкле бөтен мәгълүматны әйтеп салырга мөмкин. Ышанычны арттыру өчен сезгә хәтта видеоэлемтә аша да шалтыратырга мөмкиннәр. Алар корбанын куркытып, хокук сакчыларына, якыннарына берни әйтмәскә күндерергә дә мөмкин. Моңа күбрәк өлкәннәр, балалар ышана. Шуңа күрә якыннарың белән бу хакта һәрчак сөйләшеп, аңлатып торырга кирәк, – ди Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар телефонга ялган сайтка (фишинг сайт. – Ред.) сылтама җибәреп тә төп башына утырта ала. Шул сылтама аша керсәң, сезнең турындагы бөтен шәхси мәгълүмат, бөтен логин-парольләр, банк картасы номерларына кадәр мошенниклар кулына эләгәчәк. Әлеге сылтама аша телефоныгызга вируслы программа да кереп урнашырга мөмкин. Бу очракта мошенниклар телефоныгыз белән сезнең үзегездән башка гына да рәхәтләнеп идарә итә алачак.

Телефонга килгән сылтаманың ялган икәнен ничек белергә?

– Сылтаманы күчереп алыгыз.

– VirusTotal сайтына кереп, күчереп алган сылтаманы URL адресы күрсәтелгән юлга языгыз.

– Бу сылтама турында тулы мәгълүмат чыкканны көтегез. Әлеге сайтта тикшерү барышында сылтамадагы бер хәреф-тамга булса да кызыл төс белән билгеләнгән булса, бу шикле сайт дигән сүз. Анда керергә ярамый.

Булат Габдрахманов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары:

– Хәзер кредит алуга үз-үзеңә тыю салып була. Быелдан Россиядә шундый яңалык гамәлгә керде. Сентябрь аенда гына да республикада яшәүче 27 мең кеше шушы мөмкинлектән файдаланган. Ил күләмендә исә 450 мең кеше кредит алуга үз-үзенә тыю салган. Көтелмәгән кредитлардан саклану өчен менә дигән ышанычлы ысул бу.

Булат Закиров, Татарстан прокуратурасының эчке эшләр органнарына күзәтчелек бүлеге прокуроры:

– Туганыгыз бәлагә тарыган дип шалтырату – мошенниклар кулланган иң иске алым. Әмма күпләр бу ялган сүзләргә әле дә булса ышануын дәвам итә. Ышану гына түгел, мошенникка саллы гына күләмдә акчасын да күчереп куя. Исегездә тотыгыз: хокук сакчылары кешегә беркайчан да мондый хәбәр әйтеп, ниндидер код-СМСлар сорап шалтыратмаячак. «Куркынычсыз счет» дигән төшенчә дә юк. Анда бернинди акча күчерергә кирәкми.

Сүз уңаеннан, дроппер буларак мошенникларга ярдәм итүчеләр дә җаваплылыктан качып котыла алмаячак. Мошенникларга үзенең банк картасын яки сим-картасын биреп торган кешеләр өч елга кадәр җинаять җаваплылыгына тартылачак. Моннан тыш алар урланган акчаны да, аннан үзенә алып калган процентларны да кире кайтарырга тиеш булачак. Мисал өчен син мошенникларга үзеңнең карта аша 50 мең сум акча күчерергә ярдәм иткәнсең, шуның өч процентын үзеңә алып калгансың, ди. Җинаять җаваплылыгына тартылгач, сиңа аны 150 мең сум итеп кайтарырга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре