ТНВ каналындагы Гаилә елына багышланган телемарафонда Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова да катнашты. Ул Гаилә елына йомгак ясады.
- Гаилә елы уңаеннан республикада бик күп матур чаралар үтте. Һәрберсенең нигезендә гаиләне яклау һәм яшьләргә гаилә кыйммәтләрен җиткерү һәм социаль ярдәм темалары ята иде, - диде Эльвира Әхмәтова.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, ир-атлар 25-29 яшьтә гаилә кора, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга.
Быел 22235 пар өйләнешкән. 11 ай эчендә 32359 бала туган.
- Балаларның 15465е – кызлар. Бу елеың 11 ай эчендә ир балалар күбрәк туган, - диде телеэфирда Эльвира Әхмәтова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез