Газетага язылу

ЗАГС идарәсенең «Гаилә» цифрлы ярдәмчесе эшли башлады

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе халык белән берлектә эшләү өчен цифрлы проектны гамәлгә ашыра башлавы турында игълан итте.

Шулай итеп, ведомство эшенә  акыллы ассистент гамәлгә кертелә. Ул ЗАГС органнары эшчәнлегенә һәм гаиләгә бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Цифрлы ярдәмченең исеме – “Гаилә”.  

Бала туу, гаилә кору, фамилия алыштыру, белешмәләр алу, документлар торгызу белгечләргә мөрәҗәгать итүне таләп итә, һәм нәкъ менә ЗАГС хезмәткәрләре мондый мәсьәләләрне хәл кылуда ышанычлы ярдәмчеләр булып тора. Алар документлар рәсмиләштереп кенә калмыйча, тормыштагы мөһим вакыйгаларны теркәп бара, һәр гаиләнең тарихын кадерләп саклый, кешеләргә хокук мәсьәләләренең очына чыгарга булыша.

зган елда гына да ЗАГС органнарына 623 меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. Республикада – һәр 6 кешенең, Казанда – һәр 3 кешенең берсе дигән сүз бу. Шул вакытта җәмгыятьнең цифрлы хезмәтләргә ихтыяҗы зур: соңгы 3 ел эчендә генә дә ЗАГС органнарына интернет аша кабул ителгән гаризалар өлеше 11 процентка арткан. “Гаилә” – телефондагы виртуаль консультант – вакытны да янга калдыра, ара ераклыгына бәйле кыенлыкларны да җиңү мөмкинлеге бирә. Балалы яшь гаиләләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөһим бу. Цифрлы ярдәмче гаилә корырга ниятләүче яшь парларга ЗАГСка гариза тапшыру тәртибен, яшь ата-аналарга –  бала тудыру йортыннан ук сабыйның тууын теркәүне, аның тәүге документларын рәсмиләштерүне бәйнә-бәйнә аңлата. Ул шулай ук  таныклыкларны, архив белешмәләрен ничек алырга икәненә төшендерә, дәүләт пошлинасын түләү турында, ЗАГС бүлекләренең эш графиклары, аларга алдан язылып куелу  тәртибе турындагы мәгълүматларны җиткерә.

“Гаилә” цифрлы ярдәмчесенең өстенлеге шунда: ул тәүлек әйләнәсе, бәйрәмсез һәм ялсыз эшли. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, әлеге проект ЗАГС органнары тарафыннан Татарстанда яшәүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләрне камилләштерү юнәлдерелгән. Өстенлекләре – җәһәтлеге, гадилеге, үтәкүренмәлелеге. Проектны кире элемтә өчен эшләп җиткерү күздә тотыла. “Гаилә” виртуаль ярдәмчесе “МАХ” платформасында (https://max.ru/zags_rt_bot) эшли. Аңа шулай ук ЗАГС идарәсе сайты аша керергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре