ЗАГСлар балага исем сайлаганда ярдәм итәчәк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков белән очрашу узды.

Очрашуда исем сүзлекләрен актуальләштерүнең мөһим мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә ИЯЛИ һәм КФУ галимнәре, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре белән очрашу уздыру турында карар кабул ителде. Идарә сайтына исемнәр буенча актуаль үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Шулай итеп, туу турында таныклык алганда, ата-аналар исемнәрне мәгънәләре буенча сайлый һәм гаризаларны татар телендә дөрес язу формасында тутыра алачак. Киңәшмә азагында Илгиз Халиков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова китаплар алмаштылар.

Идарәнең рәсми сайтындагы «ЗАГС хезмәтләре» бүлегендә шәхси исемнәрнең, аталарның исемнәренең һәм фамилияләрнең татар-рус сүзлеге урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре