ЗАГСтан – алгы сызыкка: Татарстаннан бер хәрби туйдан соң СВОга киткән

Мамадыш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә контракт буенча хезмәт итүче Юрий Рожков сөеклесе Гөлнара белән никахлашкан. Шуннан соң егет, гаиләсе, туганнары белән хушлашып, махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычын үтәргә киткән, дип яза “Татар-информ”.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда Мамадыш районында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр күбәйгән. Хәзер мондыйлар өчен бер тапкыр түләү, хезмәт хакы, компенсация, социаль пакет, ташлама шартлары нык яхшырган.
Әмма хәрбиләрнең барысы да диярлек күңел кушуы белән алгы сызыкка китүләре турында сөйли. Алар өчен иң мөһиме – матди кыйммәтләр түгел, бәлки ватанпәрвәрлек хисе. Юрий Рожков та акча җитмәүдән интегеп яшәмәгән. Акчалы эштә эшләгән.
Юрий 1994 елның 22 маенда Мамадыш районы Нагаш авылында Тамара һәм Николай Рожковларның гаиләсендә бишенче бала булып (сигез балалы гаилә бу) дөньяга килә. Мамадышның политехник көллиятендә төзүче һөнәрен үзләштерә.
“Контрактка кул куяргамы-юкмы, дип озак уйлап тормадым. Килеп туган хәлләргә битараф кала алмадым. Әти-әнием дә каршы килмәде. “Мөстәкыйль тормышка аяк бастың инде син, улым, үзең хәл ит. Тик исән-сау гына әйләнеп кайт! – диделәр. Абыем да – алгы сызыкта. Шуңа күрә тылда ятарга намусым кушмый”, – ди Юрий.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре