Фигуралы шуу буенча шактый гына уңышларга ирешкән Динә Хөснетдинова атаклы тренер Этери Тутберидзе төркеменә күчкән. Бу хакта “ТАСС” үзенең чыганагы мәгълүматларына таянып хәбәр итә. Моңа кадәр спортчы Казанда тренер Надежда Заякина төркемендә шөгыльләнгән.
“Динә Хөснетдинова үсмерләр арасында үткәрелгән контроль шуулардан соң Этери Тутберидзе төркеменә карауга килгән. Хәзерге вакытта ул күнегүләргә керешкән”, – дип яза агентлык.
Динә Хөснетдиновага 16 яшь. Спортчы кыз тумышы белән Зәйдән. Ул узган елда үсмерләр арасында Россия Гран-при этабында өченче урынны яулаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез