Зәй районы башлыгы махсус СВО зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

«Без бергә» психологик-педагогик үзәгендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу уздырды. Очрашуга Батырлык, Суворов орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән хәрбиләр килде. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Разиф Галиевич хәрби егетләргә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын төгәл, кыю үтәгәннәре өчен рәхмәт белдереп, аларның батырлыкларын, бурычларына һәм антларына тугрылыкларын билгеләп үтте.

«Зәй егетләре иң җаваплы урыннарда илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр. Командирларыннан алар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез. Күбесе батырлыклары өчен орден-медальләргә лаек булды. Җиңү белән исән-сау кайтуыгызны телибез», - диде чыгышында район башлыгы.

Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссариаттан белгеч Георгий Борисов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Чара Александра Шишмагаева башкаруында патриотик җыр белән башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Ул бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәм госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнүен белдерде.

Ә «Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова ай саен саен хәрби зонага маскировка челтәрләре җибәрүен ассызыклады. «Уңган куллар» төркеме хәрби зонага коры ашлар, салатлар, боткалар әзерли.

Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре