Зәйдән ике СВО ветеранына офицер дәрәҗәсе биргәннәр

Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан ике ветеранга – Георгий Борисов белән Виталий Медведевка офицер званиеләре биргәннәр. Хәзер алар районның хәрби комиссариатында, яшь буынга үзләренең тәҗрибәсен тапшырып, белгеч-экспертлар буларак хезмәт итә.

Георгий Борисов 2022 елның 26 сентябрендә – өлешчә мобилизациянең беренче көннәрендә үк Ватанны сакларга киткән. 10 гыйнварда хәрби операция барышында каты яраланып, бер аягыннан мәхрүм калган. Вишневский исемендәге үзәк хәрби-клиник госпиталендә дәваланганнан соң өенә әйләнеп кайткан. Батырлык һәм каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Зәй хәрби комиссариатына күчерелү сәбәпле, аңа кече лейтенант дәрәҗәсе биргәннәр. Хәзер ул өлкән белгеч-эксперт вазыйфасын башкара.

Виталий Медведевның хезмәт юлы 2018 елда башланган. Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә, шуннан соң Росгвардиядә эшләгән. 2023 елның апрелендә махсус хәрби операция зонасына җибәрелеп, биредә үзен батыр һәм җаваплы хәрби буларак күрсәткән. Иптәшләрен берничә тапкыр үлемнән алып калган. “Батырлык өчен” II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән. 2024 елда каты яраланган – минага басып аягының бер өлешен югалткан. Озакка сузылган реабилитациядән соң хәрби хезмәтне дәвам итәргә булган. Хәзер аңа лейтенант званиесе биргәннәр. Ул да хәрби комиссариатта эшләячәк.
Хәзерге вакытта ветераннар, ватанпәрвәрлек чараларында актив катнашып, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән актив эшли.

Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан мобилизация һәм контракт буенча барлыгы 38 169 кешенең махсус хәрби операциягә китүе турында сөйләде. “Бездә 15 Россия Герое бар, җидесенә – үлгәннән соң Герой исеме бирелде”, – дип билгеләп үтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре