Газетага язылу

«Зәкят» фонды Донецк һәм Луганскидан килүчеләрнең балаларына мәктәп әйберләре тапшырган

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан Казанга килүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казанның дүрт вакытлыча яшәү урыннарында һәм Яшел Үзән районының бер яшәү урынында торучыларның балалары якынлашып килүче Белем көне уңаеннан уку кирәк-яраклары һәм мәктәп букчалары алды – 41 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре