Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында республика законына һәм Дәүләт Советы регламентына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.
Татарстан Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар һәм Дәүләт Советына өч елга Алия Сафиуллинаны (Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогына), Айрат Хәмидуллинны (Яшел Үзән суд районы буенча 8 нче суд участогына), Рөстәм Гатауллинны (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогына), Ләйсән Ушакованы (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогына), Роберт Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 13 нче суд участогына), Рифат Габбасовны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогына) җәмәгать судьялары итеп сайларга, ә Рөстәм Сәлаховны вәкаләтләр срогын чикләмичә Биектау суд районы буенча 1 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайларга тәкъдим иттеләр.
Депутатлар шулай ук отставкадагы судьялар Вера Мараткановага һәм Гүзәл Яхинага Чаллы шәһәренең 9 нчы һәм 10 нчы суд участоклары буенча җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкаруны йөкләүне килештерделәр.
Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча законнарны ни рәвешле гамәлгә ашыру турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Динар Кәрибуллин сөйләде.
2024 елда республика территориясендә 53 террор характерындагы һәм 39 экстремистик юнәлештәге җинаять теркәлгән. Динар Кәрибуллин әйтүенчә, 2024 елда халыкара террорчылык оешмасы структураларының өч җитәкчесенә карата җинаять эшләре кузгатылган, Украина террорчылык оешмаларының эшендә катнашучы 6 кеше ачыкланган. «Алар кулга алынды, – дип белдерде Динар Кәрибуллин, – Украина махсус хезмәтләре республика халкын диверсияләр кылуга этәрү буенча актив гамәлләр алып бара. Әйтик, узган елда республика территориясендә 5 инфраструктура объектына ут төртү теркәлгән».
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, «колумбайн» террорчылык идеологиясе йогынтысында балигъ булмаганнарны һәм яшьләрне җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү сизелерлек проблема булып тора. Узган ел биш тарафдарга карата «үтерү максатыннан һөҗүм итү» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган булган. «Казанда һәм Кукмарада республиканың мәгариф оешмаларына кораллы һөҗүмнәр ясау планлаштырылган булган», – дип аңлатты Динар Кәрибуллин.
Парламентарийлар Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча законнарны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны игътибарга алдылар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына әлеге өлкәдә эшне дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.
Комитет утырышында шулай ук «Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Аерым алганда, федераль законнарда судьяларның квалификация коллегиясендә әгъзасы – җәмәгатьчелек вәкиле вәкаләтләре зат чит ил агентлары реестрына кертелгән очракта вакытыннан алда туктатылу мөмкинлеге төгәлләштерелә. Моннан тыш, җәмәгатьчелек вәкиленең чит дәүләт гражданлыгы (подданлыгы) йә яшәүгә рөхсәте яисә Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документы булырга тиеш түгел.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез